Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

20 ел элек ТИҮ корылтаенда республика һәм татар халкы мәсьәләсе каралган булса, юбилей корылтаенда үткәннәрне искә алып, киләчәк турында фикерләштеләр.

Исегезгә төшерәм, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае нәкъ 20 ел элек, 1989 елның 17-18 февралендә Г.Камал исемендәге театр бинасында үтте. Шушы ике дистә ел эчендә республика һәм татар милләт тормышында бик зур үзгәрешләр булды. СССР җимерелде, Татарстанның статусы һәм Русиядә тоткан урыны бермә-бер үзгәрде. Яңа мөмкинлекләр ачылды, милли үсеш юлында яңа каршылыклар һәм киртәләр барлыкка килде.

ТИҮ-нең беренче корылтае үткәннән соң һәм Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгәч туган буын инде мәктәпне тәмамлап, тормыш юлына басты. Бу егет-кызлар университетларда белем ала, кайберләре эшкә урнаша, концертларга, төнге клубларга йөри, компьютер аша интернетка чыга, чит илләргә сәяхәткә бара. Һәм аларның күбесе әле 20 ел элек республиканың һәм милләтнең нинди булганын күз алдына да китерми. 90-нчы елларда “суверенитет” дигән сүзне “университет” яки “сувенир” сүзләре белән бутаган кебек, хәзер дә Татар иҗтимагый үзәгенең татар конгрессы, яки “Казан” милли-мәдәни үзәгеннән аера алмаучылар бар.

Үзгәртеп кору җилләре сәясәтне һәм милли мөнәсәбәтләрне үзгәрткәч, 1988 елның җәендә бер төркем зыялылар, аспирантлар, студентлар, журналистлар, аларга ияргән инженерлар, эшчеләр һәм авыл интеллегенциясе тупланып, татар милләте турында ачыктан-ачык чыгыш ясады.
Юныс Камалетдинов һәм Дамир Исхаков


Беренче корылтайга кадәр милләтнең эчке һәм тышкы проблемалары, үсеш юллары, хәрәкәт итү юнәлешләре, Татарстанга милек, союздаш республика дәрәҗәсендәге статусы бирү турында бик җитди документлар әзерләнде. Корылтайга беренче тапкыр чит төбәкләрдән һәм илләрдән вәкилләр килде. Камал театрын ул чакта милиция сакла торды. Чөнки залга керерегә теләүчеләр бик күп булды.

Шушы корылтайда кабул ителгән карарларның зур өлеше үтәлде. Нинди генә милли, мәдәни оешма, яки мәгариф, фән проектлары булса да, алар менә шушы корылтайда бөтен татар халкы исеменнән кабул ителгән карарлар нигезендә әзерләнде.

Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Казан университеты доценты Марат Мөлеков милләт тарихына кереп калды. Аның сәяси һәм оештыру эшчәнлеге махсус һәм тирәнтен өйрәнелер дип уйларга кирәк. Рәшит Ягъфаров, Вафирә Гыйзатуллина, Фәрит Хәбибуллин һәм башка күренекле шәхесләрнең якты истәлекләре дә, башкарган эшләре дә онытылмаячак.

Ә шул вакытта билгеләнгән бурычлар, хәрәкәт итү тәртибе киләчәктә онытылмасмы? Бүгенге көн һәм киләчәк милли хәрәкәт күзеннән ничек күренә? 28 мартта Казан милли-мәдәни үзәгендә үткәрелгән юбилей корылтаенда менә шушы сораулар һәркемнең күңелендә иде. Ул иртәнге 10-да багышланып кичке 5-тә генә тәмамланды. Корылтай ахырында татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде. Корылтайга барлыгы 320 делегат һәм кунак чакырылган иде.

Дүшәмбе көнне үткән матбугат очрашуында корылтайда катнашучыларның дәрәҗәсенә ачыклык кертелде: бу җыенда сайлап яки билгеләп түгел, ә чакырып китерелгән кешеләр катнашты. Корылтайда катнашучылар Башкортстан, Чувашстан, Мари иле, Удмуртия республикаларыннан, Мәскәүдән, Чиләбе өлкәсеннән, Татарстанның Чаллы, Алабуга, Чистай, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән килгән иде.

Юбилей корылтаена билгеле җәмәгать эшлеклеләре Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Равил Фәйзуллин, Зәки Зәйнуллин, Нурмөхәммәт Хисамов һәм башкалар килгән иде.

Бу көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгенә җыелучыларның кәефе күтәренке, бәйрәмчә иде. ХХ гасыр ахырында татар милләтен яшәтү хакына берләшкән кешеләр бер-берсен очраткач, аларның өметләре һәм куәт көчләре артып киткән. Һәркем үзе 15-20 ел элек башкарган эшләрен искә ала, үзенең хезмәтләре уңай бәяләнер, рәхмәт эйтелер дип өметләнә. 20 ел элек беренче корылтай узган бинага керә алмаган шәхесләр дә залга иркенләп кереп китә алды.

Әлбәттә, бу юбилей корылтаен Камал театрында үткән милли җыен белән чагыштырып булмый. Хәзерге тыйнаклык һәм сүлпәнлек замананың үзгәрүе белән аңлатыла. Хәзер дистә меңнәрчә татарлар мәйданнарда шауламый - милек бүленгән, хәрәкәт итүче үткеррәк шәхесләр җитәкче даирәләргә кереп оялаганнар, кайберәүләр зур дәрәҗәләргә, бүләкләргә лаек булганнар. Милләт турында борчылучыларның саны кимегән. Ә милләт юлында барган фән, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре күрәсең, үз эш урыннарында гына милли бурычларын үти торгандыр. Зал тулы булса да, бер-ике дистә кеше өчен урыннар һәрвакыт буш торды. Теләгән кеше кереп тыңлый ала иде.
Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин


Корылтайны Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәкнең рәисе Юныс Камалетдинов ачты. Тәлгат Бариев җитәкләгән ТИҮ канатын искә алучы булмады. Тәлгать үзе залның арткы өлешендә чыгышларны тыңлап, кайвакытта сүзләр кыстырып утырды. Соңыннан үткәрелгән матбугат очрашуныда Юныс Камалетдинов, ТИҮ-нең икенче канаты үзенең вәкаләтләрен күптән югалтты, чөнки ул пленумнар һәм корылтайлар үткәргәне юк, дп белдерсә дә, күпчелек бу корылтайны ике канатның берләштерелгән җыены дип саный.

Чыннан да, оешманың мөһере кем кулында булуга карамастан, устав нигезендә эшләп йөргән идарә әгъзалары төрле чаралар үткәрү, корылтайлар оештыру җәмәгатьчелек һәм дәүләт оешмалары тарафыннан танылды.

Корылтайның беренче өлешендә Юныс Камалетдинов иҗтимагый үзәкнең үткән юлына һәм бүгенге бурычларына күз ташлады. Ул да, аннан соң чыгыш ясаган Марс Шәмсетдинов, Дамир Исхаков та рус телендә сөйләп, татар иҗтимагый үзәгенең тарихын зурладылар, ә Татарстан хакимиятенең чигенүен, Русия сәясәтенең милләтләргә уңай булмавын тәнкыйтьләделәр.

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова милли кыйбланы яңадан табу, төзәтү турында сөйләде. Дүртенче зур чыгышны медицина университеты проректоры Ләйсән Мөхәррәмова ясап, милли мәгарифнең бер түгәрәк буйлап урап йөрүе турында социологик мәгълүматлар бирде. Бәхәсләр килеп туган вакытта Дамир Исхаков корылтай дилбегәсен үз кулына алып, тәртипне сакларга тырышты.

Марс Шәмсетдинов
Делегатлар һәр чыгышны зур игътибар белән тыңладылар. Махсус әзерләнгән бу чыгышларнның эчтәлеге белән сезне аерым тапшыруда таныштырырбыз. Әлеге чыгышларда төрле карашлар, күпмедер дәрәҗәдә аналитика һәм концептуаль фикерләр дә бар.
Өч сәгатькә якын барган чыгышлардан соң, беренче тәнәфес игълан ителде. Иҗтимагый үзәкнең элеккечә милләт өчен борчылучы шәхесләрдән торуы, аларның күпчелеге һөнәри түгел, ә һәвәскәр белгеч, сәясәтче буларак фикерләр әйтүе күзгә ташланды. Рәсми вазыйфалы дәүләт чиновниклары, хокукчылар монда булмагач, әйтелгәннәр белән бәхәсләшүче аз булды.

20 ел үткәч тә, шушы хәрәкәтне башлап җибәргән шәхесләрнең күптән таныш сүзләр һәм бәяләр яңгыратуы милли хәрәкәт эчендәге карашларның элеккечә калуын күрсәтте. Берәүләр дәүләт белән хезмәттәшлекне инкарь итми, икенчеләр тулы дәүләтчелек өчен көрәшү турында хыяллана.

Гомумән, уйлаган кешегә уйланыр сәбәпләр җитәрлек иде. Түрәләрне чыбыркылау корылтайда кабул ителгән мөрәҗәгаттә дә сизелә. Дөрес, журналистларның наданлыгы яки башка сәбәптән корылтай эшен уңай һәм тулырак яктырту һаман хыялда кала. Республика мәгълүмат чаралары вәкилләре монда катнашса да, корылтайның әһәмиятен һәм тикшерелгән мәсьәләләрнең асылын ачып салган репортажлар хәзергә күренмәде. Милләтне берләштерү хакына милли оппозициягә кагылуга юл куелмады. ТИҮнең үткәнен хөрмәт итми булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG