Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:29

Мәскәүдә татар теленә игътибар артуында 10 ел дәвамында Татарстанның Русиядәге вәкиле булып эшләгән татар җанлы Назиф Мирихановның өлеше дә бар.

Бу көннәрдә Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мирихановның шушы урында эшли башлавына 10 ел тула. Ул, Татарстанның вәкиллеге Мәскәүдә әле Мулланур Вахитовлар заманында да барлыкка килгән һәм ул һәрвакыт булган, дип саный. Ә инде өр-яңа тарихи мәгълүматларга килгәндә, вәкиллек Мәскәүдә 18 ел эшләп килә. Мирихановка кадәр сигез ел эчендә дүрт-биш кеше алышынса, соңгы 10 ел дәвамында бу эшне Назиф Мириханов җитәкли.

«Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Бу эшем минем гомеремнең миссиясе кебек. Моңа кадәр минем беркайчан да бер урында 10 ел рәттән эшләгәнем юк иде. Һәм мин узган эш елларым мине шушы эшкә әзерләгән икән дип уйлыйм», диде ул безнең әңгәмәбез башында.

«Әлбәттә аның заманы да бик киеренке һәм кызыклы булды. 1999 елда мөстәкыйльлекне кысрыклау башланды. Татарстан кануннарын Русия кануннарына тәнгәл китерү таләпләре киеренкелекне көчәйтте дип әйтергә була. Урамга чыгып сөйләшүләр түгел, документлар белән кабинетларда фикер алышулар белән үз позицияләребезне мөмкин кадәр саклау сәясәте башланды. Кәгазьдә мөстәкыйльлекне алсалар да, ул эзсез юкка чыкмады, ул мөстәкыйльлек безнең күңелләрдә калды. Хәзерге татар халкы, ул инде 10 ел элек булган татар халкы түгел, аның фикер йөртү рәвеше дә үзгәрде. 2007 елда яңа шартнамә имзаланды. Без үзебезнең таләпләрне куйдык. Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, ул шартнамәгә барыбер безнең мөстәкыйльлек элементлары керде», ди Назиф Мириханов.

«Шулай да соңгы 10 елда Мәскәү татар дөньясында сез күзәткән нинди үзгәрешләрне әйтер идегез?», дигән сорауга Назиф Мириханов:

«Үзгәрешләр бик күп булды. Беренчедән, татарча сөйләшү үсте. Хәзер инде, минем телем мишәрчә дип оялып тормыйлар, үзләренчә сөйләшәләр - бу бик яхшы хәл», дип җавап бирде ул.

Назиф Мириханов вәкиллектәге Татарстан белән ике арада йөргән рәсми хатларны татар телендә яза башлауны керткән вәкил. Хатларның кайбер урыннарын, бик рәсми булган җирләрен рус телендә дә язгалыйбыз, ди Назиф Мириханов.

“Татарстан җитәкчеләре нигә алай язасыз, татарча башлыйсыз русча дәвам итәсез дип тә әйткәлиләр. Мин аларга, ничек сөйләшәбез, шулай язам дип әйтәм. Чөнки татарча сөйләшик, татарча өйрәник дип лаф орабыз, ләкин язулар, сөйләшүләр рус телендә барган вакытта ничек өйрәнеп булсын ул телне. Футболчыны да бит туп бирми, туп тибәргә өйрәтеп булмый. Без дә шундый хәлгә калмыйк инде”, ди ул.

“Татарстан вәкиллеге Мәскәү өчен генә түгел, ул Русия Федерациясендәге татар вәкиллеге дә булып тора. Башка төбәкләрдән сезгә мөрәҗәгать итәләрме?”, дигән сорауга Нәзиф Мириханов болай дип җавап кайтарды:

“Соңгы елларда Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге татар үзәгенә әйләнде дип әйтергә хакыбыз бар. Чөнки чит төбәкләрдән дә , Мәскәүнең үз оешмалары да безгә киләләр, киңәшәләр”.

“Татарстан вәкиллегендә сез эшләгән дәвердә татарның мәдәни үзәге булган Асадуллаев йорты татарларга кайтарылды. Ул татарларның шәхси йорты булса да, бүгенге көндә Русия президенты карамагындагы федераль милек булып санала. Шуңа күрә аны бүген бирәләр, иртәгә ала алачаклар. Биредә әлбәттә татарларның хокуклары сакланмый, андый канун юк дисәң дә була. Әле бу араларда йорт тирәседә чыккан ыгы-зыгы хәзер җайга керә башлады шикелле. Чөнки бары тик кулланып торырга биш кенә елга бирелгән йорт, ягъни мәдәни үзәк, өстенә мәңгегә югалту куркынычы килеп туган иде. Русия президенты аппараты арасында барган рәсми хатлар да вәкиллек аша йөри. Бу хакта ни әйтерсез?”, дигән сорауга Назиф Мироиханов:

«Хәзер инде бу йортны икенче тапкыр алып бирдек дип әйтергә була. Ниһаятъ, бик озак дәшми торганнан соң Русия президенты аппараты җитәкчесе кул куйган. Хәзер инде бу йортны тагын ничә елга бирүләрен хәл итәсе калды. Без аны ул мәңгелеккә татар йорты булачак дип уйлыйбыз. Ничек кенә булмасын, бу йортны татарның горурлык үзәгенә әйләндерергә кирәк булачак», диде Назиф әфәнде.

Назиф Мириханов әңгәмәбездә Мәскәү Сабан туйларын да искә алды. Ул биредә эшли башлаганнан бирле Мәскәү Сабан туйлары шәһәр бәйрәме буларак уздырыла башлады. Мәскәүдә ул татар-башкорт Сабан туе буларак уздырыла. “Мәскәү шәһәренең өч шәһәр бәйрәме бар, шуларның берсе - Сабан туе. Ул бәйрәм татарларынң абруен күтәрә торган чара”, ди Назиф Мириханов.

Мәскәүдә татар иҗтимагый оешмаларына яшьләр килми дип борчылган заманнар бар иде. Хәзер инде яшьләрнең үз оешмалары барлыкка килде. Моңа да Назиф Мириханов үзенең бәясен бирде.

«Безне сөендереп яшьләр оешмасы барлыкка килде. Алар инде башка яшьләр. Мин аларны мөскәкыйль күңелле яшьләр дип атыйм. Алар элегрәк килеп чыккан оешмалар белән аралашырга бик ашыкмый. Алар бераз динле дә, бераз телле дә. Аларның оешмалары күп төрле. Алар безгә киләләр, киңәшәләр, Казанда форумнарда чыгыш ясап, тел белүләре белән шаккатыралар».

Әйтергә кирәк, Назиф әфәнде «Татар исламы» дигән термин керткән кеше. Исламда милләт юк дип, гәрәп телен өйрәнеп, татарча белмәүче мөселманнар да барлыкка килде. Дин телдән ераклашып бара. Бу вәзгыятькә дә Назиф Мириханов аңлатма бирде.

«Татар исламы» дигән сүзгә сак карыйлар. Ачуланучылар да бар. Ләкин безнең ислам динендә 36 милләт бар дип сөйләшүче дин әһелләрен дә тыңлаганым бар минем. Татар өчен интернационализм дигән сүз ят сүз ул. Элек аңар рус шовинистлары бөркәнгән иде, хәзер инде интернационализм дип гәрәп шовинистлары бөркәнә. Бу бит телне бетерү дигән сүз. Тел дин кысаларыннан чыгарып ташланырга тора. Шуның өчен татарның үз исламы булган ул шулай булырга тиеш дип саныйм», диде ул.

Мәдәни чаралар да татар телен үстерүгә йогынты ясый. Инкыйраз дип Гаяз Исхакый гына түгел, без дә борчыла башлаган идек. Хәзер инде татар булачак һәм ул татар телле булырга тиеш, дип саный Назиф Мириханов.

XS
SM
MD
LG