Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан төп сәнәгать ширкәтләренең акцияләрен сатты


Бүген Уфада “Система” финанс корпорациясе җитәкчесе һәм Башкортстан премьер-министры республиканың ягулык-энергетика комплексы ширкәтләренең кыйммәтле кәгазьләрен сату турындагы килешүләрне имзалады.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, килешүләрнең гомум бәясе 2,5 миллиард доллар.

Шулай итеп “Система” республиканың төп нефть табу һәм эшкәртү, нефтехимия ширкәтләренең 65- 82% кадәр акцияләренә ия булачак.

Премьер-министр Раил Сарбаев, бу килешү икътисади яктан файдалы һәм республиканың потенциалын арттырачак, яңа эш урыннарын булдырырга ярдәм итәчәк, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG