Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:45

Төркиядәге татар студентлары бәйге оештырды


Якшәмбе көнне Истамбулда, Төркиядә укучы татар яшьләре Шаяннар һәм тапкырлар ярышын оештырды. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

Мондый ярыш инде 6нче тапкыр оештырыла, анда шаярту, кызык хәлләрне уйнап күрсәтүдән тыш Татарстанның бүгенге тормышына кагылышлы сораулар да бирелә. Алдагы елларда республика тарихы, Казанның 1000 еллыгы темалары булса, быел 2013 елгы Универсиада турында да сораулар булган.

Ярыш Измир һәм Истамбулдагы татар яшьләр командалары арасында барган. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

XS
SM
MD
LG