Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямадаевның юк ителүе кемгә файдалы?


Сулим Ямадаев
Сулим Ямадаев

Русиянең баш консулы Дубайда үлгән кешенең “Көнчыгыш” батальонының элекке башлыгы Сулим Ямадаевның булуын раслады, әмма сораулар калды.

Ямадаевның үлеме турында һаман да каршылыклы хәбәрләр килә. Аның энесе Иса, Сулим Ямадаевның исән булуын әйтте.

Сулим Ямадаевка булган һөҗүмгә бәйле рәвештә Дубайда 7 кеше тоткарланган, дип хәбәр итте Русиянең баш консулы Сергей Красногор. Славян фамилияле шушы 7 кеше Дубайдагы баш прокуратурада тотыла, диде ул.

Красногорның әйтүенә караганда, “Көнчыгыш” батальонының элекке башлыгы, Русия каһарманы Ямадаевның үлеме турында аңа Дубайның полиция башлыгы Даһи Халфан Тамим хәбәр иткән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерү таратып, вәзгыятьне игътибар белән күзәтеп барганын хәбәр итте.

Сулим Ямадаев “Көнчыгыш” батальонының башлыгы буларак танылды. Ул үткән елның августында бу урыннан алынды. Моның сәбәбе – Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән каршылыкка керү, дип әйтелде. Бер ай элек, Ямадаевның абыйсы, Думаның элекке депутаты Руслан Ямадаев Мәскәүдә атып үтерелгән иде, аннан соң Сулим тиз арада Русиядән китте.

“Время новостей” газетасының хәбәрчесе Иван Суховның әйтүенә караганда, Ямадаевлар нәселенең Кадыров белән низагы озак еллар буе дәвам итә. Әмма, шул ук вакытта хәбәрче, Ямадаевның элек кыр командиры булуын искә алганда, аның Кадыровтан башка да дошманнары күп булуына игътибарны юнәлтте.

Ямадаевның тагын бер туганы Җабраил Ямадаев 2003 елда, Веденодагы хәрби чарада үтерелгән булган.

3 туган Ямадаевлар Русия каһарманы медален алган булган.

Соңгы вакытта, Кадыровның дошманнары Русиядә һәм чит илләрдә үтерелеп барды. Гыйнвар аенда, Кадыровның элекке тән сакчасы Умар Исраилов Венада үтерелде. Февраль аенда элекке сугышчы Али Осаевны Истанбулда атып үтерделәр. Аңа кадәр Истанбулда тагын 2 чечен кешесе үлгән иде.
XS
SM
MD
LG