Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы полиция мәктәбенә Талибан һөҗүм иткән булган


Пакстандагы Талибан хәрәкәте Лахордагы полиция мәктәбенә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Бу хакта хәрәкәтнең җирле җитәкчесе Байтулла Мәһсүд хәбәр итте. 8 сәгать буе барган атышлар вакытында 8 курсан үлгән, 90 якын кеше яраланган. Һөҗүм итүчеләрдән 4 кеше һәлак булган. Элегрәк Пакстан эчке эшләр министры Рахман Мәлик, бу һөҗүм артында Көньяк Вазиристаннан килгән шушы Талибан сугышчылары тора дип әйткән иде.

Мәһсүднең хәрәкәте берничә аерым төркемнән тора, алар Пакстан буйлап һөҗүмнәр оештыру белән шөгыльләнә.

АКШ Мәһсүдне тапшырган кешегә 5 миллион доллар түләргә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG