Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дөнья Банкы белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк


Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнехановның Дөнья банкы программалары белгечләре белән булган очрашуда шул хакта әйтелде. Дөнья банкы вәкилләре Татарстанда фәкыйрьлек һәм яшәү дәрәҗәсен өйрәнгән булган. Хәзер аларга республикадагы социаль программаларны ничек адреслы итү мәсьәләсен тикшерү кушылырга мөмкин.

Март башында Дөнья Банкы вәкилләре беренче тикшеренүнең өлгесен тәкъдим иткән иде. Дөнья Банкы программаларының Русиядәге җитәкчесе Андрей Марков Рөстәм Миңнехановка социаль өлкәдә акчаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын өйрәнергә тәкъдим итте. Бу бюджет акчаларын уйлабрак тотарга ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG