Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу янә премьер булды


Бинҗамин Нетаньяһу
Бинҗамин Нетаньяһу

Сишәмбедә Бинҗамин Нетаньяһу Израил премьер-министры буларак ант китерде. Фәләстин дәүләтенә каршы җитәкченең хакимияткә килүен күрше гарәп илләре борчылып күзәтә.

Премьер вазыйфасы Нетаньяһу өчен яңа түгел, дистә ел элек ул бу кәнәфидә утырган иде инде. 10 елдан янә хакимияткә килә. Бу вакыт эчендә карашлары әллә ни үзгәрмәгән булса кирәк.

Якын Көнчыгышта дистә еллар дәвам иткән солых урнаштыру тырышлыклары соңгы вакытта "ике дәүләт" дигән концепциягә китерде. Сүз Израил белән янәшә мөстакыйль Фәләстин дәүләтен төзү турында бара.

Һәрхәлдә, Фәләстин рәсмиләре мәсьәләне башкача чишеп булмый, ди. Нетаньяһу бәйсез Фәләстин дәүләтенә ачыкча каршы чыга.

Нетаньяһу хөкүмәтендә Шаас һәм Израил Бейтену кебек үтә милләтче фиркәләр булачак. Бу көчләр изге җирнең бер карышын да солыхка алыштырырга теләми. Җир мәсьәләсендә алар коалицияне таркатуга әзер.

Нетаньяһу үзе дә Көнбатыш ярда территория мәсьәләсенә караганда, күбрәк андагы икътисади вазгыятьне яхшыртуга әһәмият бирәчәген әйтте.

Аның бу карашын Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге яратып бетермәскә мөмкин. Узган атна американ президенты Барак Обама ике дәүләт концепциясен яклавын раслады.

Шушы айда Европа Берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Хавьер Солана да Израил ике дәүләт концепциясен кабул итмәсә, Берлек аңа икътисади ярдәмен туктата ала, диде.

Әлегә Нетаньяһу солых юнәлешендә эшләргә вәгъда итте. Изралнең күрше гарәп илләре белән ныклы солых урнаштыру өчен хөкүмәт кулыннан килгәнен эшләячәк, диде ул.

Әммә, гарәп җитәкчеләре бу сүзләргә ышанып бетми. Сүрия президенты Бәшәр Әсад дүшәмбе гарәп илләре саммитында, Израилнең яңа хөкүмәте "солыхка каршы" дип күпчелек гарәп җитәкчеләренең фикерен яңгыратты.

Алай да, кайбер күзәтүчеләр Нетаньяһу, кырыс карашларына карамастан, прагматик адымнарга да бара ала, ди. 1996-1999 елларда премьер булганда, ул берничә шундый адым ясады.

Мисал өчен, Фәләстин җитәкчесе Ясир Арафат белән күзгә-күз очрашты. Һеврон шәһәренең бер өлешен фәләстинлеләргә тапшырды.

XS
SM
MD
LG