Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә татар дискәтүкләре үтә


Март азагында Русия буенча татар дискәтүкләре күпләп үткәрелде. Казан, Уфа, Питербур, Ульян, Төмәндә яшьләр биеде.

Язның беренче аеның соңгы көннәрендә Питербур шәһәре үзәгендә, “Сочи” клубында беренче тапкыр “Аулак өй” исемле татар-
Марсел Саяхов белән "Азатлык" хәбәрчесе
башкорт дискәтүге узды. Моңа кадәр бу шәһәрдә икенче урында кечерәк татар дискәтүкләре үткән. Ләкин алар исемдә генә татар дискәтүге булып саналды, ди “Аулак өй”не оештыручыларның берсе, татар егете Рафаэль Сәйфетдинов.

“Үзем Казаннан килдем. Хәзер лизинг белән шөгыльләнүче бер оешмада эшлим. Мин чын
Питербурда татар-башкорт дискәтүге оештыручы егетләр Рафаэль һәм Марсел
татар дискәтүген ясап карамакчы идем, мин максатыма ирештем диярлек. Чөнки Питербурда “татар дискәтүге” дип игълан бирәләр дә гадәти төнге шау-шуга әйләнеп кайта. Шуңа күрә, бу дискәтүк үрнәк булып, киләчәктә тиешле дәрәҗәдә үткәрә башларлар, татар бию көйләре белән күңел ачарга өйрәнерләр дигән өметтә калам”, ди Рафаэль.

Ул үзенең милли җанлы булуын бер сүз белән генә аңлата алмады.

“Әнием әйткәнчә мин чын татар, гел бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөрим”, дип өстәде әңгәмәдәшем. Ул бу дискәтүккә Казаннан махсус татар ди-джее дәшкән. Аның дусты, үзен башкорт егете дип атаучы Марсел Саяхов исә Уфадан иң яхшы башкорт ди-джее - Ханны чакырган.

“Мин Башкортстан якларыннан булам, Питербурга 2 ел элек күчеп килдем. Рафаэль белән танышып татар-башкорт дискәтүге башлап җибәрергә булдык. Чөнки монда Татарстаннан, Башкортстаннан күчеп
Питербурдагы татар кызлары
килүчеләр, студентлар күп. Рәсми мәгълүматларга караганда, 35 мең тирәсе татарлар, 10 меңгә якын башкортлар бар. Бу саннар чынлыкта 3-4 тапкыр артык”, диде Башкортстан егете Марсел.

Питербурда беренче татар-башкорт дискәтүгенә якынча 150-гә якын кеше килгән иде. Оештыручылар күбрәк килер дип өметләнгән. Чөнки алар шәһәрдәге татар яшьләрен “вконтакте” интернет сәхифәсе аша гына чакырганнар һәм киләбез диючеләр саны 200 дән артык булган.

Әлеге яшьләрнең сүзләренә караганда, алар бер-берсен шул ук “вконтакте” интернет сәхифәсе аша табалар һәм татар-башкорт “Аулак өе”
"Питербурда "Аулак өй" татар-башкорт дискәтүге
оештырырга булалар. Беренчесе үтте, хәзер исәпләре 2 айга бер шулай уздырып алу һәм җәен
Башкорт ди-джее - dj Хан
Питербурдагы татар яшьләрен көймәгә җыеп, “Нива” елгасында милли бию көйләренә биеп, күңел ачып кайтырга чакырмакчылар.

Бу шәһәрдәге татар яшьләре тормышы, күңел ачулары, әлбәттә бер дискәтүккә генә кайтып калмый. Моннан тыш алар Казаннан килүче театр-концертларга йөриләр, атна саен табигатькә чыгып керәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.
XS
SM
MD
LG