Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Үзәк һәм төбәкләр арасында вәкаләтләрне бүлешүдә милек мәсьәләсе иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстандагы җир асты байлыкларының күбесе Мәскәүгә китә.

Казанга Канададан Федерация форумы җитәкчесе Джордж Андерсон килде. Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдә ул дистәдән артык телдә басылган “Федерализм: кереш” дигән китабын тәкъдим итте. Анда Русия турында да кайбер фикерләр язылган.

Соңгы елларда Мәскәү түрәләре федерализм сүзен бөтенләй диярлек кулланмаска тырыша. Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Русия күләмендә федерализмны танытуда нәкъ Татарстан башлап йөрүче булды. Аерым алганда, 1994 елны кабул ителгән шартнамәдә федераль үзәк белән Татарстан арасындагы вәкаләтләр билгеләнгән иде. Ул республикага икътисади яктан файдага булды, ди белгечләр.

2007 елны авырлыклар аша узып булса да, әлеге шартнамә янәдән кабул ителде. Ләкин аның әһәмияте ташка хәзер үлчим генә. Аеруча да җир асты байлыклары нигезендә республика күпне югалтты.

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Марат Галиев сүзләренчә, Русия тарафыннан кабул ителгән һәм безнең республика шуңа нигезләнеп эшләгән халыкара документта җир һәм аның байлыклары шул төбәктә яшәгән халыкка карый диелгән. Әмма чынлыкта ком, кызыл, балчык, вак таш - субъектларныкы, ә углеводородлар, ягъни нефть - Русия милке булып санала икән.

“Нефть тапкан төбәкләр экологиясенә, анда яшәүче халык сәламәтлегенә шактый зыян килде. Без үзәккә шуны аңлатырга тырышабыз”, ди Галиев.

Аның сүзләренчә, 2007 елгы шартнамәдә кайбер ташламаларга ирешү насыйп булган, әмма ул әле ахыргача расланмаган.

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Шакир Яһүдин сүзләренчә, шартнамә булуга карамастан, хәзер барлык гамәлләр федераль кануннарга нигезләнеп эшләнә.

“Ул кануннар гел үзгәреп тора һәм субъектларның мөмкинлекләрен чикли. Шул ук җир асты байлыкларын алганда да ул федераль канунга нигезләнгән. Ә шартнамә турында анда берни юк”, диде Яһүдин.

Татарстан президентының нефть эшләнмәләре һәм нефть-газ табу мәсьәләләре киңәшчесе Ренат Мөслимов 90-нчы еллардагы республика уңышларын җәмгыятькә җиткерергә кирәк дигән фикердә тора. Һәм бу хакта чит ил кешеләре китап чыгарсын иде дигән тәкъдимен әйтте. Аның сүзләренчә, ул елларда барысы да бик уңышлы барган.

“Хәтта нефть һәм газ турында Татарстан канун да булдырган иде бит”, диде ул.

Академик Индус Таһиров та ул елларны җир асты байлыклары Татарстанга караганын искә алды.

“Ялгышмасам, 28 миллион тонна нефть таба идек. Аның яртысы республикада кала дип сөйләштек, калганы Русия күләмендә кулланыла иде. Ләкин шул хисапка алар безне барлык нефть табу җиһазлары белән тәэмин итәргә тиеш дигән карарга киленде. Әмма берничә елдан бу бетерелде һәм республика шәхси милексез калды. Шартнамәдә җир асты байлыклары турында күп язылган. Нефть табу бәрәбәренә зыян күргән тармаклар бергә төзәтелергә тиеш. Мисал өчен, күп су ресурслары юкка чыкты. Эчә торган су белән дә проблема туды. Федерализм сүздә генә түгел, ә гамәлдә булсын иде”, ди Таһиров.

Икътисад белгече Вадим Хоменко сүзләренчә, Русиядәге федерализм моделе дөньяның бер җирендә дә юк.

“Иң күп китә һәм иң аз кайта торган юнәлеш ул башка беркайда да була алмый”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG