Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама протекционизмнан баш тартырга чакыра


АКШ президенты Барак Обама, бар дәүләтләр дә кризисны җиңү максатында бергә эшләргә тиеш, дип белдерде. Обама бу хакта Британия премьер-министры Браун белән уртак матбугат очрашуында әйтте.

Обама Лондондга "20лек" саммитына килгән. Бу халыкара җыен дөнья күләм икътисади кризиска багышлана. Обама алга киткән дәүләтләрне протекционизм сәясәтеннән баш тартырга чакырды. Ул "20лек" төркеменә кергән илләр, уртак нигезләргә йөз тотарга тиеш диде.

Шулай үк бүген АКШ һәм Русия президентлары очрашулары булырга тиеш. Бу ике ил җитәкчесенең беренче шундый күрешүе булачак.

Обаманың шулай ук, Кытай башлыгы Ху Дҗин Тау белән очрашуы да көтәлә.
XS
SM
MD
LG