Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:49

"Ижавто" ширкәте эшен туктатырга мәҗбүр


Иҗаудагы төп сәнәгать ширкәтләренең берсе, машина җитештерүче "Ижавто" заводы билгесез вакытка эшне туктатачак. Бу хакта ширкәтнең хәзерге хуҗалары - “СОК” ширкәтләр төркеме вәкилләре хәбәр итте.

Иҗау машина җитештерү ширкәтен Тольятидагы "АвтоВаз" ширкәтенә сату турындагы сөйләшүләр уңышсыз тәмамланган. "АвтоВаз"ның үзенең дә хәле авыр.

“Ижавто” ширкәтенең хуҗалары әйткәнчә, якын көннәрдә алар бөтен хезмәткәрләрне эштән чыгарып, җитештерүне туктатырга мәҗбүр булачак.

Ширкәт вәкилләре моны рубльнең кыйммәте төшүе, машиналарга ихтыяж кимүе белән аңлата.

XS
SM
MD
LG