Accessibility links

АКШ һәм Русия президентлары белдерүләр кабул итте


Русия һәм АКШ ракеталардан саклану системаларын урнаштыру мәсьәләсенә карашларның аерылуын таный һәм халыкара дәрәҗәдә хәрәкәт итү турындагы сорауларны тикшерергә әзер, дип әйтелә президентларның очрашуыннан соң кабул ителгән уртак белдерүдә.

Анда шулай ук АКШ һәм Русиянең декабрь аена кадәр стратегик атом коралларын киметү турындагы яңа килешүне кабул итәргә әзер булуы турында да әйтелә.

Барак Обама һәм Дмитрий Медведевның Лондонда булган беренче очрашудан соң таратылган рәсми кәгазьләрдә ике ил арасында икътисади бәйләнешләрне арттыру турында да әйтелә.

Барак Обама алдагы җәйдә Русиягә килү мөмкинлеге турында белдерде.
XS
SM
MD
LG