Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиска каршы чаралар: уены чыны бергә


Уенмы, чынмы, билгесез, әмма Татарстан матбугатында тиздән республикада “Кризиска каршы чаралар” фәнни дәүләт идарәсе булдырылачак икән дигән язмалар күренә башлады.

Массакүләм мәгълүмат чараларында кризис турында артык күп сөйләнгәнгәме, әллә бу өлкәдәге хәлләрнең бик начар булу сәбәплеме Татарстан җитәкчелеге кризиска каршы оештырылган җыелышларны яшерен үткәрә башлады. Мәсәлән, чәршәмбе республика җитәкчелеге азык-төлек тармагында эшләүче ширкәтләрне кризистан коткару турында ябык ишекләр артында сөйләште.

Кризис Русия җитәкчелегенә дә тынычлык бирми. Хөкүмәттәге түрәләр моңарчы нәрсә эшләргә кирәклеген бер тавыштан әйтсә, хәзер фикерләр төрле. Берсе бер якка, икенчесе икенче якка тарта. Мәсәлән, шул ук бюджетка килгәндә, башта җитәкчелек 3 еллык бюджет кабул итү турында сүз алып барган иде. Хәзер исә, яңа гына булган җыелышларның берсендә Русиянең икътисад министры Эльвира Нәбиуллина бюджетны 3 елга алга кабул итү мөмкин хәл түгел, ди.

Бу көннәрдә дөнья халкының игътибары исә Лондонда узучы “20лек” саммитына юнәлтелгән. Чөнки нәкъ менә бу җыелышта күп кенә мөһим мәсьәләләр карала. Русия президенты Дмитрий Медведев исә, кризиска каршы көрәштә бөтен илләргә бер фикердә булырга кирәклеген әйтә. Бу чарада Дмитрий Медведев беренче тапкыр АКШ президенты Барак Обама белән очрашты.

Татарстан кризистан иң күп зыян күргән төбәк буларак, бу тармакта бигрәк тә ныклап эш алып бара. Хөкүмәттә узган һәр җыелышта диярлек кризис сүзе искә алынмый калмый.

Уенмы, чынмы, билгесез, әмма Татарстан матбугатында тиздән республикада “Кризиска каршы чаралар” фәнни дәүләт идарәсе булдырылачак икән дигән язмалар күренә башлады. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул Боровое Матюшинода урнашачак. “Вечерняя Казань” басамсы журналисты Сираҗетдин Кара-Урманов бу урыннарга барып әлеге идарә белән якынрак танышып та кайткан. Идарәнең билгесез бер хезмәткәре журналистны бина өченә алып кереп һәр бүлмәдә ниләр белән шөгыльләнәчәген дә сөйләп чыккан, янәсе.

Мәсәлән, беренче бүлмәдә яңадан нефть бәясен кыйбатлату юлларын эзләячәкләр, икән. Идарә белән таныштыручы, сүзләренчә, киләчәктә нефтьне каен алкаларыннан чыгара башлаячаклар һәм ул Hennessy коньягыннан да кыйбатрак торачак.

Икенче бүлмәдә исә, Универсиада хәлләрен җайлаучылар утыра икән. Аларның төп максатлары – Универсиадага төзелгән корылмаларны 2013 елдан соң да файдалы итү.

Өченче бүлмә – КГЧПП дип атала икән. Гөбәдия, кыстыбый, чәк-чәк, пәрәмәч һәм пилмән. Монда эшләүчеләр исә, Татарстан халкын чит ил товарларын түгел, ә үзебездә чыгарылган азык-төлекне ашарга өйрәтергә тиеш була. Шулай ук киләчәктә Татарстанда юкә яфракларыннан ясалган “ЛипРТон” чәйләре дә чыгарыла башлаячак икән.

Дүртенче бүлмә әлегә йозак белән бикләнгән. Әмма киләчәктә алай-болай кризис килеп чыкса, монда сәнәгать кризисы, эшсезлек, бурычлар белән көрәшүчеләр утырачак икән.

Бишенче, соңгы бүлмәдә исә, сөйләүче сүзләренчә, кризисның кайчан бетәчәген белүчеләр утыра.

Язманың 1 апрель – көлке көнендә язылуын исәп алганда бу мәгълүматларга ышанучылар күп түгел, билгеле. Шулай да араларында язмадагы сүзләргә ышанучылар да бар. “Хәзер уены-чыны берләште, кайсына ышанырга белмәссең, уены чынга, чыны уенга да әйләнергә мөмкин”, ди алар.

Чынлыкта исә, Татарстанда кризис көннән-көн ныграк сизелә, уен-көлке кайгысы юк. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, хәзер Татарстанда эшсезләр саны 1998 елдагы кризис вакытындагыдан да арткан. 53 мең кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән.

Татарстан ширкәтләренең дә хәлләре яхшылардан түгел. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы берничә атнада гына да сатуга чыгарылган ширкәтләр саны 5 тапкырга арткан. Мәсәлән, хәзер акчасы булган һәркем 300 миллион сумга зәркән эшләнмәләр ясаучы заводны, “Мегга” сату үзәгендә 1-әр миллион сумнан кибетләр, яисә 4 миллионга машина сату үзәген сатып ала ала.
XS
SM
MD
LG