Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Чыңгызхан” дөньяны яулый


“Без мәхәббәт һәм матурлык белән дөньяда яшәүчеләрнең барсының да йөрәкләрен яулыйбыз”, дип белдерә “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе вәкилләре. Казанда аларның рәсемнәре күрсәтелә.

Рәссамнар Ринат Харисов, Васил Ханнанов һәм Расих Әхмәтвәлиевнең “Казан” милли мәдәният үзәгенә куелган рәсемнәре “Тукай рухы – мәңгелек” дигән темага. Бу эшләре белән алар 2009 елның Тукай бүләгенә нәмзәтләр исемлегендә.

“Без төрле һәм еллар алга барган саен иҗатыбыз бигрәк тә бер-беребезнекеннән аерыла. Чөнки һәрберебез үзенчә үсә. Башта без бер бөтен һәм күләмле булып күренгән идек. Сәнгатьтә яңа төр юнәлешләрне яулау безне төрлеләндерә генә”.

Васил Ханнанов, Разил Вәлиев һәм Расих Әхмәтвәлиев
“Минем тагын “Артсәнгать” тормышының, дөньясының да булуы турында әйтеп китәсем килә. Дөньяда һәм Мәскәүдә аның белән ныклап кызыксынган коллекционерлар бар. Ул үзенчәлекле аерым бер дөнья. Танылу дигәннән, ул ике төрле була. Өстән-өстән генә һәм тирәннән. Менә без чит илләрдә тирәннән танылганнар. Чөнки әсәрләребез үз коллекцияләрендә Пикассо һәм башка күренекле рәссамнарның рәсемнәре булганнарда да бар. Сәнгатьне аңлап, аның белән озак еллар шөгыльләнүчеләрдә әсәрләребез булу ул безнең өчен зур әһәмияткә ия”.

Әлеге фикерләрне “Тукай рухы – мәңгелек” дигән күргәзмәне ачкан вакытта Васил Ханнанов һәм Расих Әхмәтвәлиев әйтте. Бу чарага Ринат Харисов чит илдә яшәү сәбәпле килә алмаган иде.

Һәр рәсемне диярлек Тукай шигърияте озата килә.

Үтәкүренмәле җайдак
“Күз каршында синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син аны, яктыртмага, идеал утын.
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул!...”. Тукайның әлеге шигъри юллары Расих Әхмәтвәлиевнең “Үтәкүренмәле җайдак” әсәрен ясарга этәргән, мөгаен.

Күргәзмәләр залы башлыгы, сәнгать белгече Дилбәр Гәзизова сүзләренчә, бөгенге көндә “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсендә өч кеше генә дип карарга ярамый. “Алар өчәү нигезне тәшкил итә. Бу берләшмәдә 6-7 рәссам кулга-кул тотынып эшләгән вакытлар булды. Кайберәүләр үз юлын табып үз сәнгать дөньясын булдырды”, ди Гәзизова.

Аның сүзләренчә, Васил Ханнанов реформалар яклы һәм яңа юнәлешләр уйлап табучы. Ә Расих Әхмәтвәлиев абстракт юнәлешне үз иткән. Ул 6 ел рәттән Парижның күренекле күргәзмәләре белән хезмәттәшлектә булган. Ринат Харисовны исә, үзара тере классик дип йөртәләр икән. Сәнгатькәрләр дә алар турында: “Пумалалары төрле булса да, дөньяга карашлары бертөрле”, дип белдерә.

Тукайны юксыну
Русия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели да аларның күргәзмәләре оештырылган шәһәрләр өчен бу хәл зур вакыйга булды, ди. “Чыңгызхан” оешканга 20 еллап вакыт узган. Аңа Наил Латфуллин нигез салган булган.

“Бу төркем тырышлыгы белән безнең “Казанның 1000 еллыгы музее”ның экспозициясе туплана башлады. Хәзер бездә бүгенге рәссамнарның күпләгән яхшы әсәрләре бар. Үз вакытында чыңгызханлылар татар рәссамнарын үзләренең 25 әсәрен музейга бүләк итергә чакырды. Ул рәсемнәр тупланманың нигезен тәшкил итте. Бу күптән булган хәл инде, аңа 20 ел узды”, ди күргәзмәләр залы башлыгы Дилбәр Гәзизова.

Чыңгызханлылар Казанда беренче тапкыр түгел. “Тукай рухы – мәңгелек” дип аталган рәсемнәр җыелмасы ай дәвамында күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG