Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Берлинда Мостафа Җәмилевне зурлаганнар


Мисте Хотопп-Рикке, чараны оештыручылардан.

Мисте Хотопп-Рикке, чараны оештыручылардан.

Германия башкаласында кеше хокукларын яклаучы, совет чоры дессиденты, кырым татарлары юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә багышлап басма тәкъдим ителгән.

65 еллыгына

Басма язма бит үлчәмендәге журнал кадәрле итеп (фестшрифт) чыгарылган. Аны халыкка чыгаруда Туган иленнән куылган халыкларны яклау оешмасы, Генрих Бёлль вакыфы, Көнчыгыш Европа илләре белән мәдәни хезмәттәшлек җәмгыяте, «Триалог» иҗтимагый оешмасы, Германиядәге украин студентлары берлеге, Кырым татар милли мәҗлесе кебек оешмалар ярдәм иткән. Ул Җәмиловның 65 еллыгына багышлана.

Татарларны өйрәнүче галим

Басманы чыгаруда һәм аны халыкка танытуда татарстанлыларга таныш булган Мисте Хотопп-Рикке башлап йөргән. Хотопп-Рике Берлин ирекле университетының Төркият институты докторанты, Кавказ, Таврия һәм Төркестанны тикшеренүләр институты (ICATAT) вәкиле. Ул берочтан Көнбатыш Европада, Польшада татарлар эзен дә өйрәнүче галим.

Кырым татарларын яклау өчен

“Максатыбыз: дөнья җәмәгатьчелеген кырым татарлары проблемларына юнәлтү. Аларның 1944 елда югалткан хокуларын кайтару буенча демократик һәм көч кулланмый алып барылучы көрәшен яктырту”, диелә басманы чыгаручылар тараткан белдерүдә.

Украина илчесе һәм татарлар

Басмада Мостафа Җәмилев белән әңгәмә унаштырылган. Котлау сүзен куылган халыкларга ярдәм итеп танылган алман Тильман Цюльх язган. Шулай ук Кырымнан Рефат Чубаров, Светлана Червонна, Али Хәмзин, Гөлнара Бәкирова, Тимур Куршутов мәкаләләре дә урын алган. Басманы халыкка таныту кичәсендә Кырымнан килгән татарлар белән бергә Украинаның Германиядәге илчесе Катерина Зеленко да чыгыш ясаган. Берлиндагы “Тамга” татар оешмасы да бу чарада катнашкан. Бу турыда Берлинда белем алучы һәм фән белән шөгелләнүче Ләйсан Кәлимуллина хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG