Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58

Соңгы 2-3 көндә Татарстанда һәм Башкортстанда көтелмәгән су ташкыннары күтәрелде. Дистәләрчә авыллар һәм йөзләрчә өйләр су астында калды.

Лениногорскийдагы атлы арба

Чиремшән районының Чишмә (Шешминка) авылында яшәүче 43 яшьлек хатын суга батып һәлак булды. Атка җигелгән арбага утырган ике кеше Шәшмә елгасы аша күпердән чыгып барганда, кинәт су ташкыны күпер өстенә чыккан. Атлы арба су буйлап агып төшеп киткән, дилбегә тоткан ир бозлы судан йөзеп чыга алган. Аның белән бергә бәлагә очраган хатынның гәүдәсен хәзер инде Лениногорск районы коткаручылары эзлиләр.

Салмачы су астында


Беренче апрель - кешеләрне шаяртып, алдап күңел ачу көне булса, бәлагә очраучыларга уен-көлке кайгысы юк. Киресенчә, бу юлы беренче апрельда түгел, ә 31 мартта ук рәсми чиновниклар кешеләрне алдап, тынычландырдылар.


Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы артык зур су ташкыннары һәм су басулары булмаска тиеш дигән белдерү ясады.Шулай да 237 яшәү урынына бераз су керергә тиеш диде Казан шәһәренең гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Фирдинанд Миниханов. Авиатөзелеш, Идел буе, Совет районнарында су басуга каршы барлык чаралар күрелә икән.

Менә шушы тынычландыргыч хәбәр “Казанские ведомости” газетасында басылып чыккан, 31 март көнендә бигрәк тә 1 апрельга каршы төндә Салмачы бистәсендә 30лап йортны су басты. Васильевкада, Югары Осланда шулай ук дистәләгәнчә өйләр, гаражлар, мал абзарлары су эчендә калды. Бер карасаң көннәр дә кояшлы кайнар булмады. Төнгә +2-4, көндез +10 дәрәҗәдәге җылы көннәр килгәч, кыш ахырында яуган йомшак карлар тиз генә эреп, урамнарга су ташкыны күтәрелде.

Бишбүләк еракта түгел


Дүсән авылын да су басты
Мобиль телефон, интернет заманында кардәшләр кичергән гадәттән тыш вакыйга татар-башкорт дөньясының теләсә кайсы почмагына мәгълүм була. Башкортстанның Ырымбур өлкәсе һәм Татарстан чигендәге Бишбүләк районы Казаннан 550, Уфадан һәм Ырымбурдан 250шәр чакрымда урнашкан. Бу яклардагы авыллар һәр яз саен ташкын күреп тора. Татарстанның Бөгелмә районындагы берничә авыл быел да тау башыннан төшкән гөрләвекләр астында калган. Ә инде Бишбүләк районының Ает, Усак-Кичү, Азнай, Дүсән авыллары урманнан яки таудан төшкән суга чуму гадәти хәл булып санала.

Дүсән тагын игътибар үзәгендә

Бу авылдагы көчле су басу турында 31 март кичендә үк хәбәр генә түгел, дистәләгән фоторәсемнәр дә Казанга килеп җитте. Шул ук мизгелдә бу хактагы мәгълүмат һәм сурәтләр “vkontakte.ru” сайтының “МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ДҮСӘН!!!” (http://vkontakte.ru/club2714997) төркемендә интернетка куелды. Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Новосибирскида яшәүче авылдашлар шушы сәхифәне ачып, таныш урамнарның, өйләрнең нинди хәлдә булуын күрделәр.


Быел исә Дим елгасы ярындагы Биш каен тугае тулысынча су астында калган. Әмма бәла Димнән түгел, ә Димгә агып төшүче кечкенә генә Чакмагыш елгасыннан килгән. Бу якларда Урал тау итәкләре Ырымбур далалары очраша. “Дим буе коридоры” дигән үзәнлек һәрвакытта буран карлар көчлерәк, корылык корырак, салкыннар озаграк һәм суыграк була. Бу юлы каршыдагы тау калкулыклар арасыннан чокырлардан җыелган кар бик тиз генә эреп беткән. Чөнки карларның күп өлеше февраль азагында һәм март башында явып, бозланып катарга өлгермәде. Йомшак кар тиз эри, дала җиленең җылы сулышы күз ачып йомганчы кар эретә.

Дүсәнлеләрнең интернет сәхифәсенә куелган рәсемнәр астында менә шундый сүзләр язылган:

Лилия: “Гаҗәпләнми буламы соң... Космик корабль төшкән иде авылга... Менә хәзер су баса...
Кешеләр болотный итекләр белән йөри... Кәмәдә йөрүчеләр дә бар... Нурия апаны өеннән беларусь белән алып чыкканнар.Фатых абый умарталарын "коткара" - икенче җиргә күчерә. "Зарина" кибетеннән суны насос белән чыгарганнар... Ферма тулысынча суда утыра... Авылның күпердән аскы як урамнарына Чакмагуштан су акса, өскә якларына тау башыннан кар сулары төшә... Азнай белән Усак-Кичүне дә шушы көннәрне бу баскан икән...”

Миләүшә Әминева: “ЗАРИНА” кибетеннән су качать итәләр, әммә агызып бетәрлек түгел. Мин читтән генә курдем. Тик бу әле ахыр чик түгел. Су урамның бер ягына сыймыйча, икенче якка ага башлаган.”

Ерак шәһәрдә торучы бер авылдаш шулай язган: “Дүсән һәрвакыт маҗара уртасында кала. Космик корабль, зур дипломат...
Бу юлы дүсәнлеләр су басуны интернетта күрсәтү белән аерылды. Азнай, Усак-Кичү рәсемнәре кайда икән? Че то күренми.
Дүсәнне саклау өчен нишләргә? Әллә мәчет төземәгән өчен ходай ачуланганмы? Тагы җылы көннәр булып, су кутәрелмәсме?”

Интернет аша хәбәрләшү

Беренче апрель иртәсенә кадәр Дүсәндәге су ташкынын ерак шәһәрләрдәге якташлар күзәтеп торды. Чыннан да башка авыллардагы су басу дөнья мәгълүмат челтәреннән читтә калды. Димәк, су басса да, җир тетрәсә дә, янгын чыкса да хәбәр һәм дәлилләр дөньяга чыкса, бу төбәктәге кешеләр ялгыз калмаячак. Социаль яки сәяси күтәрелешләр дә күз алдында торачак. Мондый шартларда беркемнең дә авызын яки күзен томала тору мөмкин түгел. Ачыклык, мәгълүматлылык демократиянең мөһим терәге икән шул.


Дүсәнлеләр бу юлы башкалардан аерылып тора. Җиденче сыйныфта укыган Гөлнара Хакимова, күрше Ает авылыннан килен булып төшкән 3 бала анасы Галия Ризванова, авылда яшәүче Лилия һәм Рөстәм Бәдретдиновлар, 11 сыйныф укучысы Ильзидә Гизиева гадәттән тыш хәл килеп чыккан сәгатьләрдә каушап калмаганнар. Алар кулларына фотоаппарат алып, авылның иң хәттәр урыннарын рәсемгә төшереп алганнар һәм тизрәк глобаль интернет челтәренә үзләренең бүгенге хәлен җиткергәннәр. Мондый авыл һәм анда яшәүчеләр космос һәм кризислар заманында югалып калмаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG