Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “Нәүрүз” бәйрәмендә халыкны сомалак белән сыйладылар


2008 елдан башлап 25 март Русиядә “Мәдәният хезмәткәрләре көне” буларак билгеләнә. Татар оешмаларының бу датага багышлап чаралар оештырды.

Тара шәһәренең “Нур” татар мәдәният үзәге “Нәүрүз” бәйрәме оештырды. Бәйрәм шәһәр үзәгендә урнашкан “Дуслык йорты” каршындагы мәйданда узды. Шунда ук ясап куелган зур булмаган сәхнәдә “Нур” мәдәният үзәге сәнгатъкәрләренең чыгышлары барды.

Көннең җилле һәм шактый салкын булуына карамастан, бәйрәмгә халык күпләп килгән иде. Катнашучылар да, тамашачылар да татарлар гына булмады, башка милләт халыклары да күп иде. Барсы да оештырылган уеннарда теләп катнаштылар. Ә уеннар көтелмәгән һәм кызыклы иде. Мәйданда татар, латыш, рус һәм алман халыклары уеннары элементлары кертелгән ярышлар барды. Кунаклар, төркемнәргә бүленеп, балык тоту, капчык киеп йөгерү, символик мич өстендә коймак пешерү кебек, шаян уеннарда катнаштылар. Җиңүчеләргә химаячылар ярдәме белән юнәтелгән бүләкләр дә бирелде.

Шунсы да үзенчәлекле булды, бәйрәм барышында кунакларны Нәүрүзбикә, мәйдандә учак ягып пешерелгән ботка һәм “Нәүрүз” бәйрәменең символы булган сомалак белән сыйлады. Сомалак - ул бодай үсентесен озак вакыт кайнатып, төрле тәмлеткечләр кушып, ясалган шактый куе эчемлек. Күпләрнең аны беренче мәртәбә тәмләүләре иде. Сомалакның тәмен бик үк ошатып бетермәсәләр дә, барсы да аны авыз итүләреннән һәм “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашуларыннан кәнагать иделәр. “Мондый чараларны ешрак үткәрсәгез иде”, диделәр.


Колосовка районының “Мәхәббәт” ансамбле дә “Өлкә мәдәнияте көннәре” барышында Большеречье район үзәгенә зур концерт программасы белән килеп китте. Концертка тамашачы якын-тирә авыллардан да килгән иде. Район үзәгендә татар концертлары һәм башка мәдәни чаралар сирәк була. Чөнки 1996 елны оешып эшләп киткән һәм халык исеменә лаек булган “Болгар” ансамбле төрле сәбәпләр аркасында 2004 елда эшчәнлеген туктатты. Аннан соң, биредә татарларны берләштереп торырдай башка оешма төзелмәде. Шулай да район үзәгендә яшәүче татарлар мәдәни чаралардан бөтенләй мәхрүм түгелләр, әле бер, әле икенче коллектив килеп, концертлар куеп, яки бәйрәмнәр оештырып китә.

“Мәхәббәт” коллективының Большеречьега беренче генә килүе түгел. Район тамашачылары аларны яхшы беләләр, яраталар. Коллективның иҗади үсешен дә күрә алар. “Коллективның үсеше сизелеп тора. Берничә ел элек “Мәхәббәт” коллетивының җитешмәгән яклары күзгә ташланып торган булса, хэзер аларны профессиональ коллектив, дип әйтергә була. Яңа костюмнар булдырганнар, сәхнәдә тотышлары матурланган. Гомумән, уңай якка үзгәрешләре бихисап”, ди тамашачы Фагилә Искәндәрова.

“Өлкә мәдәнияте көннәре” кысаларында Омски татарларының да профессиналь артистларның чыгышларын карау мөмкинлеге булды. Урал һәм Себер ягы шәһәрләренә гастрольгә чыккан Динә һәм Рафаэль Латыповлар җитәкләгән төркем бер көнгә Омскида тукталып, Баранов исемендәге заводның мәдәният сараенда чыгыш ясады. Концерт программасы үзенчәлекле итеп төзелгән иде. Анда борыңгы халык җырларына күп урын бирелгән.

“Без бу программабызда борыңгы тамырларыбызга, кендек каны тамган туган җиребезгә кайтырга кирәклекне күрсәтергә теләдек. Телебез, моңыбыз, җырыбыз исән булсын. Шул чагында гына без милләт булачак сакланачакбыз. Шуның өчен концертыбызның беренче өлеше театрлаштырылган күренеш рәвешендә эшләнде”, ди Динә ханым.

Динә һәм Рафаэл Латыповлар төркеме яшьләрнең күп булуы белән дә башкалардан аерылып тора. “Быел яшьләр елы. Аларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Аларның төрле авырлыклардан югалып калулары да ихтмал. Безнең төркемдә 10 яшь кеше эшли”, ди Динэ ханым.

Бер уңайдан ул Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә рәхмәтле булуын да белдерде. “Без, сездән үзебезгә энергия алабыз. Милләт өчен янып- көеп йөрүчеләр бит сез. Татарстан ягында сезнең кебек , җанын-тәнен кызганмый эшләүчәләр кимеде. Сез булсагыз, милләтебез сакланачак. Рәхмәт сеәгә”, диде Динә ханым.

Менә шундый чаралар белән билгеләде Омски өлкәсе татарлары Мәдәният хезмәткәрләре көнен. Әлбәттә, берничә чара үткәреп кенә, мәдәният өлкәсендә зур уңышларга ирешелер дип әйтеп булмый. Шулай да, көн дә тамып торган тамчы ташны тишкән кебек, чаралар күпләп үткәрелсә һәм проблемалар җитәкчеләр алдында даими куелып торса, бәлки сизелерлек алга китеш тә булыр иде.
XS
SM
MD
LG