Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда G20 алдыннан каршылык чаралары үтте


Лондонда "20лек төркеме" (G20) саммиты алдыннан чәршәмбе көнне шәһәр үзәгендә күләмле каршылык чаралары үтте. Аларда 4 меңләп кеше катнашты, дип хәбәр ителә.

Каршылык белдерүчеләрнең бер өлеше Англия банкы янында җыелды, соңыннан кайбер банкларның бүләкчәләренә, аерым алганда, "Шотландиянең патша банкы"на һөҗүм булуы турында билгеле булды.

Бу кешеләр кризиста банкларны гаепли, шул рәвешле аларга каршылык белдерә, дип хәбәр ителде.

Гомум карашылык чараларында катнашучылар – глобальләшүгә каршы хәрәкәт һәм тирә як мөһитне саклаучылар. Алар "Климат, гаделлек, тынычлык" дигән шигарьне кычкырып торды, дип хәбәр итә агентлыклар.

Лондон урамнарына 5 меңләп полиция хезмәткәре чыгарылган. Британия премьер-министры Гордон Браун Лондонда тәртипсезлекләр оештырылуына юл куймаячагы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG