Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның тарихи мәчетендә мәҗлес узды


Самарның борынгы үзәгендә Алексей Толстой урамында урнашкан тарихи мәчеттә зур мәҗлес узды.

Чакырылган кунаклар арасында Самар өлкәсе Диния Назәрәте, шәһәр һәм район администрацияләре вәкилләре, эшкуарлар, мәчет төзелешендә актив катнашкан мөселманнар бар иде.

Югары сыйфат белән зур эшләр башкарылып мәчет бинасындагы эчке төзү эшләре тулысынча тәмамланды. Бу уңайдан өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренә, төрле яклап ярдәм иткән дин кардәшләребез тарафына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Һәркемнең кулыннан килгән кадәр чын күңелдән ярдәм итәргә омтылуы – шатлыклы күренеш. Монда кемнедер аерып алып, атап күрсәтү – урынлы түгелдер кебек, чөнки һәркемнең мөмкинлеге төрлечә. Иң кадерле нәрсә – халык күңелендә динне зурлау, һәм изге ният булуы.

Җәмгыятебездә бозыклыклар артканда мондый зиннәтле мәчет бинасының сафка басуы киләчәккә өмет тудыра. Ул изгелек, динлелек чыганагы булып халкыбызны берләштерүче үзәк булып хезмәт итәр дигән ышаныч тудыра.

Мәчеттә китапханә эшли, хәләл ризыклар әзерли торган ашханә бар. Дини белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Һәр җирдә нәфислек, җанга иркенлек бирүче гүзәллек хөкем сөрә. Намаз уку өчен бөтен шартлар бар.

Алда әле зур эшләр башкару планда тора. Шуларның иң якындагысы – манара һәм янкорылма төзү.
XS
SM
MD
LG