Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лодонда G20 саммиты тәмамланды


Лондонда егерме алга киткән ил җитәкчеләре дөнья икътисадын тернәкләндерү өчен 1 триллион доллар бүлеп бирергә килеште.

Британия премьер-министры Гордон Браун, саммит ахырында узган матбугат очрашуында, дөньда хезмәттәшек итүнең яңа дәвере башлана, дип белдерде.

Беренче вакытка без банкларны тазартырга һәм кредит бирүне торгызырга тиеш, диде ул. Аннан соң дөнья финанс системасын тирәнтен үзгәртеп кору эшен башларга кирәк, дип әйтте премьер-министр.

Аерым алганда, Браун Халыкара валюта фондының акчаларын өч тапкырга арттыру турындагы карарның кабул ителүен хәбәр итте.

Барлыгы бер триллион доллар Дөнья банкы һәм Халыкара валюта фондында тәкъдим ителәчәк. Бу акчаларның күбесе халыкара валюта фондына күчерелергә тиеш, аннан соң фонд аларны ярдәмгә мохтаҗ илләргә бүлеп бирәчәк.

Саммитта катнашучы илләр дөнья күләмендә сәүдәне җанландыру чаралары, протекционизм белән көрәш, салымнан качу урыннарын юк итү, финанс системаларны үтә күренмәле итү юнәлешендә эш алып бару турында килеште.

Франция президенты Николя Саркози, саммит көткәннән яхшырак үтте, дип белдерде. Моңа кадәр ул финанс институтлар өстеннән контрольне арттыру мәсьәләсендә карарлар яклау тапмаса, саммитта катнашудан баш тарту белән янаган иде.

"20лек" саммитында чыгыш ясаган Русия президенты Дмитрий Медведев, кризис иң түбән ноктасына төшеп җитмәде әле, әмма акчалар кертелгәнгә күрә дөнья финанс системаны җимерелүдән саклап калып булды, дип белдерде. Медведев, глобаль финанс институтларны үзгәртеп корырга чакырды.

Саммит башында АКШ президенты Барак Обама һәм Британия премьер-министры Гордон Браун илләр тикшерелгән мәсьәләләрдә уртак фикергә килер дигән омет белдергән иде.

Саммит алдыннан АКШ һәм Русия җитәкчеләренең очрашуы булды, аннан соң ике президент кабул иткән белдерүләр таратылды.

Кичә Лондонда, G20 алдыннан берничә мең кеше катнашлыгында каршылык чаралары үткән иде.
XS
SM
MD
LG