Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея каты җавап бирү белән яный


Төньяк Кореяның мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, илнең ракетасын нинди дә булса тотып алу омтылышы булган очракта ил шундук җавап бирү белән яный.

Төньяк Кореяның хәрби җитәкчеләре бу хактагы белдерүне илнең рәсми мәгълүмат агентлыгы аша җиткерде. Белдерүдә шулай ук, Япония, АКШ һәм Көньяк Корея турында әйтелә.

Пхеньян элемтә ирченен галәмгә чыгаручы ракетаны 4-8 апрель араларында очыртырга җыенуы турында белдергән иде.

Көньяк Корея күрше ил чынлыкта ерак ара баллистик ракетаны сыный дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG