Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясенә чирлеләр дә ярый


Русия кораллы көчләренә язгы чакырылыш Башкортстанда да башланып китте.

Шушы уңайдан Башкортстан хәрби комиссариаты вәкилләре журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды. Хәрбиләр сүзләренчә, быел язгы чакырылышта Башкортстан 11 меңгә якын егетне хәрби хезмәткә озатырга тиеш. Бу кадәр кешене берьюлы туплаганнары юк иде әле. Башка елларны шушы санның яртысы гына була иде. Быелгы зур күләмне хәрби хезмәтнең бер елга гына калдырылуы белән бәйләп аңлаталар.

Башкортстан хәрби хезмәткә озату пункты бу көннәрдә эшләрне башлаган да инде. Башкортстан хәрби комиссариаты вәкилләре сүзләренчә, хәзер армиягә китүче яшь-җилкенчәк республика тупланма пунктында өчәр-дүртәр көн дәвамында ятмаячак.
“Аларны хәрби хезмәткә алып китүчеләргә эшне тиз тоту таләбе катгый куелды”, диде матбугат очрашуын оештыручылар.

Хәрби комиссариат әгъзалары быел егетләрне армиягә озату алдыннан медицина тикшерүен үткәрүне дә каты тикшерү астына алырга боерган. Чөнки кайсыбер очракларда чирле яшьләрне дә сау-сәламәт дип тану күренешләре теркәлә. Мисал өчен, былтыр көз Чишмә районындагы психик авыру булган бер егетне дә хәтта сау-сәламәт дип табып, армиягә озатмакчы булганнар. Аның авыр чирле булуын бары тик Уфадагы хәрби хезмәткә озату пунктында гына ачыклаганнар.
XS
SM
MD
LG