Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб” авызын томалау мөмкинме?


Башкортстандагы “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсен ябарга кушылган.

Бу хакта Уфа шәһәре Киров районы мәкхмәсе хөкемдары Тәнзилә Кинҗәгулованың карары игълан ителүе хакында мәгълүм булды. Әлеге карарда “Уфагуб” интернет сәхифәсе “экстремистик, дошман” сәхифә дип бәяләнгән һәм аны ябарга кушылган. Ә инде интернет провайдерларына үз кулланучыларын бу сәхифәгә керүне чикләү кирәклеге турында күрсәтмә җиткерелгән.

“Уфагуб” сәхифәсе Башкортстанда 2006 елдан бирле эшләп килүче бердәнбер бәйсез интернет сәхифәсе санала. Ул үзе Америка Кушма Штатларында теркәлгән. Сәхифәдә Башкортстандагы сәясәткә, хакимиятләрнең гамәлләренә, республика милкен хосусыйлаштыруга кагылышлы язмалар урын ала. Ул язмалар, республикадагы рәсми мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак, төрле фикерләрне hәм карашларны чагылдыруы белән мәгълүм.

Бу сәхифәдә шулай ук республикада башкорт телен көчләп кертү, башкортларның тарихын борынгырак итеп күрсәтүгә бәйле аналитик язмалар да еш дөнья күрде. Шуңа күрә дә бу сәхифәгә республика хакимиятләре hәм башкорт милли оешмалары әллә кайчаннан теш кайрый иде.

Былтыр май аенда Башкортстан Дәүләт җыелышының бер төркем депутатлары, “Уфагуб” сәхифәсенә карата чаралар күрергә чакырып, хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән иде. Өстән күрсәтмә булгач, эчке эшләр министрлыгы белән республика прокуратурасы, озакка сузмыйча, киң колачлы эш күрсәтә башлады.

“Уфагуб” белән хезмәттәшлектә шикләнелүче галимнәр hәм эшкуарларның өйләрендә һәм фатирларында тентүләр оештырылды.
Ләкин галимнәр дә бирешмәде, үзләре дә hөҗүмгә күчте алар - эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гамәлләренә каршы шикаять белдереп, республика югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләр тапшырды алар һәм мәхкәмәдә җиңеп чыкты.

Уфадагы танылган эшкуар, оппозициядәге җәмәгать эшлеклесе Николай Швецов әйтүенчә, Башкортстан хакимиятләре үз гамәлләрен тәнкыйтьләүче “Уфагуб” сәхифәсен ябу тырышлыгын бер ел дәвам итә инде.

“Үзләренә карата бары тик мактау сүзләре генә ишетергә өйрәнгән югары түрәләр мәхкәмәгә басым ясый, ә тегеләре эш күрсәтергә генә мәҗбүр бу очракта”, ди Швецов әфәнде.
XS
SM
MD
LG