Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан - Русиянең өченче башкаласы!


Казан шәһәре Думасы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге билге рәсмиләшкән.

Русиянең өченче башкаласы булу өчен соңгы вакытта Казан һәм Түбән Новгород арасында каты көрәш барды. Түбән Новгородлылар белдерүенчә, бу хакта “Коммерсантъ” газетасы хәбәр итә, янәсе өченче булу өчен Казан теркәлү өчен документларын берничә көнгә алдарак тапшырган.

2007 елда Казан шәһәренең икътисади үсеш комитеты Русиянең интеллектуаль милек, патент һәм товар билгеләре Федераль хезмәтенә мөрәҗәгать иткән иде. “RUSSIA’S THIRD CAPITAL”, “ӨЧЕНЧЕ ШӘҺӘР”, “РУСИЯНЕҢ ӨЧЕНЧЕ ШӘҺӘРЕ”, “ӨЧЕНЧЕ БАШКАЛА”, “РУСИЯНЕҢ ӨЧЕНЧЕ БАШКАЛАСЫ” һәм географик товар билгесе тәкъдим ителде. Һәм менә 2009 елның башында Федераль хезмәт Казан үтенечен канәгатьләндерде. Бүген исә Татарстан башкаласының әлеге саналган товар билгеләрен кулланырга тулы хокуклы.

2005 елда ук Русиянең ул вакыттагы президенты Владимир Путин Казанның 1000 еллыгын үткәргән вакытта, татарлар мәркәзен илнең өченче башкаласы буларак атаган иде. Мөгаен, Казанның 2013 елгы Универсиаданы үзендә үткәрү хокукы яулау да бу эшкә уңай йогынты ясагандыр.
XS
SM
MD
LG