Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:48

Берлин дивары җимерелгән мәлдә НАТО 16 илдән тора иде. Быел Албания һәм Хорватиянең кушылганнан соң, альянс 28 әгъзагә кадәр зурайды. Болары- соңгысымы?

10 ел элек, Мәскәүнең каршылык белдерүенә карамастан, элекке коммунист илләр Польша, Маҗарстан һәм Чехия НАТОга кушылды.

Аннан соң Балтик буе республикалары, Болгарстан, Румыния, Словения һәм Словакия кушылганнан соң Мәскәү катырак реакция белдерде. НАТО хәзер Грузия һәм Украинаны да кабул итмәкче. Моңа Русия кискен каршы чыга.

НАТОга керүче илләр бу ял көннәрендә юбилей чараларына җыелганда, НАТОның элекке Советлар берлеге җирләрендә җәелүе мөмкин булган чикләргә җитте инде, дигән тәэсир арта бара.

Украина һәм Грузиянең генә түгел, Македонияниянең дә Греция белән бәхәстә торуы аркасында, НАТОга керүе кичектерелә бара.

АКШ белгече, Күчеш демократияләр проекты институты белгече Брюс Джексон: “НАТОның 90нче еллардан башлап билгеле бер максаты - киңәю иде. Бу Балканда туктап калды һәм Көнчыгышта бөтенләй уңышсызлыкка очрады”, дигән фикердә тора.

Русия генә түгел, НАТО әгъзәләре үзләре дә җәелүне бик хупламый.

“Economist” атналагы хәбәрчесе Эдвард Лукасның әйтүенә караганда, НАТОның киңәюенә иң куп каршы чыгучы ил - Германия.

Кайберәүләр, Германия Мәскәү белән хезмәттәшлек алып барганга күр,ә аның тәэсиренә бирелә, дип әйтә.

НАТОның җәелүенә каршы хәрәкәткә Франция кушылгач, ул тагын да көчәеп китте. Франция саклану министры Херве Морин, НАТОны киңәйткәнче Русия фикерен сорарга кирәк, дигән белдерү дә ясаган иде хәтта.

АКШның яңа президенты Барак Обаманың идарәсе мөнәсәбәтләр "төймәсен" яңадан “кабызып сүндерү” турында әйткәндә, Франция һәм Германиянең карашы, һичюгы кыска вакытка, өстенлек итәчәк дип фаразларга була.

Альянс хәтта Грузия белән сугыштан соң туктатылган Русия белән мөнәсәбәтләрне дә торгызырга булды.

Күчеш демократияләр проекты институты белгече Брюс Джексон, Русия мәсьәләсендә бердәм караш булмау НАТОның нәтиҗәлелеген бетерергә мөмкин, дип саный.

Киңәюгә каршы кәефләр булса да, бу мәсьәлә көн тәртибеннән төшми. Албания һәм Харватия үткән елда чакыру алып, быел инде берләшмәнең 27 һәм 28нче әгъзасе булып альянска кушылды.

"Салкын сугыш" вакытында нейтраль карашта торган Швеция һәм Финляндияне кабул итү турында сүзләр торган саен ешрак ишетелә.

НАТОның элекке СССР җирләрендә киңәюе кичектерелеп тора күрәсең. Әмма барыбер Мәскәү үзен алданган хис итә.

Көнбатыш һәм Көнчыгыш Германия берләштерлегәннән соң һәм НАТОга кергәннән соң, Мәскәү АКШ альянс Көнчыгышка таба башка киңәймәс дигән вәгъдәләр биргән иде. Әмма хәзер АКШ моны инкарь итә.

Шулай ук 1999 Польша, Чехия, Маҗарстан альянска кергәндә, бу илләрдә хәрби базалар булмаячак дип ышандырганнар иде.

Ничек кенә булмасын, хәзер НАТОның 28 әгъзасеннән 12се – элекке коммунистик дәүләтләр.

Кайбер белгечләр НАТОның киңәюе Европага уңай тәэсир ясады, аны тотрыклы һәм имин итәргә ярдәм итте, дип саный.

XS
SM
MD
LG