Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “әл-Мәҗис”нең күчермәсе табылды


Элек күк җисемнәрен китап нигезендә өйрәнсәләр, хәзер теләүчеләр телескоп аша карый. Дөньяның 130 илендә “Астрономия белән 100 сәгать” дигән чара уза.

Бу “әл-Мәҗис” китабы Идел-Урал буйларында яшәүче татар халкы өчен бер хәзинә, дип белдерә Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Гыйләҗев. Аның фикеренчә әлеге уникаль китап Төркиядән кайткан булырга да мөмкин.



Зөфәр Гыйләҗев
“Безнең күп кенә халык Төркиядә белем алып бирегә кайткан. Андагы белемне монда таратканнар. Әйтик, авыл мулласы намазларның вакытын билгеләргә тиеш булган. Ул кояшка караган, кайчан кояш чыга һәм батканлыгын белгән. Кайчан кояш, ай тотылганны да менә шушы китап нигезендә билгеләп булап. Сәяхәт итсәң кайсы якка барырга кирәклеген дә ачыкларга мөмкин”, ди Гыйләҗев.

Китапның беренче битенә аны эшкәртеп әзерләүче: “Бу китапны мин дәреслек итеп калдырам”, дип тә язып куйган. Зөфәр Гыйләҗев әйтүенчә, Казанга кадәр килеп җиткән бу китап күренекле борынгы грек галиме Птоломей Клаудия хезмәтләре нигезендә язылган. Берничә гасыр дәвамында, Коперник чорына кадәр, Птоломейнең “Альмагест” (“әл-Мәҗис”) хезмәте һинд, фарсы һәм гарәп астрономиясенең нигезен тәшкил иткән. Идел-Урал буйларына кадәр килеп җиткән бу дәреслек “Китаб-әл-Мәҗиси-әл-Мәнүб – Птоломеус” дип атала.

“Птоломей дөньяны геоцентрик нигездә өйрәнгән. Шуның белән ул үзенчәлекле. Коперникка кадәр булган иң танылган хезмәт була. Ул бөтен дөньяга тарала. Аның берничә рәвештә күчерелүе билгеле. Менә иң танылганы – бездә табылганы, аны Исхак ибн Хунаен IX гасырда эшкәрткән. Птомолейның 13 китабын 13 мәкалә рәвешендә бер китапка туплаган”, ди Зөфәр Гыйләҗев.

Китапның бер бите
Казан дәүләт университеты китапханәсендә “әл-Мәҗисне” эшкәрткән бер борынгы китап саклана икән. Гыйләҗев сүзләренчә, аларның кулындагы нөсхә сыйфатлырак һәм рәсемнәр дә кызыл кара белән эшләнгән.

Соңгы вакытта халык Казандагы Кол Шәриф мәчетенә үзе бик аңлап бетермәгән гарәпчә язылган китаплар китерә башлаган. Дөрес булса, “әл-Мәҗис”тә шулар арасыннан килеп чыккан.

Яшь галим Зөфәр Гыйләҗев фикеренчә, телескоп уйлап табылганга кадәр Птомолейның әлеге хезмәте күк җисемнәрен ачыклау, аларның күчешен белү өчен төп терәк булган. “Математик принциплар саклана. Ә бүгенге көндә телескоп булуы төгәллек кенә өсти”, ди Гыйләҗев. Бу китапны Казан галимнәре Халыкара астрономия елында бәһасез бер табыш буларак та бәяли.

Халыкара астрономия елы уңаеннан бу көннәрдә дөньяның 130 илендә “Астрономия белән 100 сәгать” дип аталган проект та үтә. 3 апрельдән 5сенә кадәр астрономияне яратучылар профессиональ телескоп аша күк йөзен күзәтә ала. Бу чарага Казан университеты обсерваториясе дә кушылган. Әмма Казан янындагы обсерваториядә, һава торышы бозылып, күкне болыт каплар дип, теләүчеләргә Венера, Сатурн, Ай һәм башка күк җисемнәрен узган атнада ук күрсәтә башлаганнар. 100дән артык кеше манзара кылган инде. Чыннан да кичәле, бүгенле Казан тирәсе болытлы.

ЮНЕСКО һәм Халыкара астрономия берлеге Галилео Галилейнең телескоп аша күк йөзен каравына 400 ел тулу уңаеннан 2009 елны Халыкара астрономия елы дип игълан итте.
XS
SM
MD
LG