Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама атом коралларын бетерергә чакыра


АКШ президенты Барак Обама бу якшәмбе 5 апрельдә Прагадагы чыгышында дөньядагы барлык атом коралларын бетерергә чакырачагын белдерде.

Обама моны 5 илгә сәфәренең чираттагы тукталышында, НАТОның 60 еллыгын билгеләү җыенына Страссбургка килгәч әйтте.

Обама Салкын сугыш тукталса да, атом коралларының таралуы, атом материалларының урлануы Җир шарындагы теләсә кайсы шәһәрнең юк ителүенә китерә ала диде.
XS
SM
MD
LG