Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Татар кешесе кайда гына яшәмәсен җыр-моң белән дә үзенең татарлыгын саклап калырга тырыша.

Совет хакимияте чорында Советлар берлеген иңләп-буйлап йөргән Татар Дәүләт филармониясе артистлары татарларның барлыгын билгеләүче, сибелеп, таралып яшәүче халкыбызга җыр-моңнарын гына түгел, матур туган телен дә җиткерүче булып торганнардыр.

Хәзерге вакытта әлбәттә татар кешесе туган телен ишетергә зар-интизар булып утырмый. Кем тасмалар, тәлинкәләр тыңлый, теләгән кеше кыска дулкыннар аша туган телен ишетә, интернет куллана һәм ниһаять “Яңа Гасыр” телевидениесен карый, телдән дә, мәдәнияттән дә аерылмый яши ала.

Бүгенге көндә халкыбызның мәдәниятен, телен, йолаларын саклау буенча җирле татар оешмалары да күптөрле эш алып баралар. Бу Русиянең татарлар тупланып яшәүче барлык төбәкләренә дә хас күренеш. Новосибирски өлкәсендә, мәсәлән, өлкә үзәгендә эшләүче татар мәдәният үзәгеннән тыш, Чаны, Уба, Куйбышев, Каргат, Колыван, Бараба, Кыштовка районнарында милли-мәдәни татар үзәкләре оештырылган һәм уңышлы гына эшләрен алып баралар.

Уба район үзәгенең мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать коллективы эшли, татар балалары өчен иҗат түгәрәге оештырылган. Түгәрәкнең җитәкчесе Гатия Әхмәдиева сүзләренчә, дәресләр атнага өч тапкыр үткәрелә. Балалар чигү, тегү белән шөгыльләнәләр, җыр-биюгә өйрәнәләр.

“Татар теле Убаның мәктәпләрендә бөтенләй укытылмый. Балалар туган телләре белән дә шушы түгәрәктә танышалар. Ата-аналары татарча беләләр, әмма эштән кайткач балалар белән рус телендә сөйләшәләр”, ди Гатия Әхмәдиева

Гатия ханымның укучысы 9 яшьлек Мөслимә татарча сөйләшергә кыенсынса да, яттан өйрәнгән шигырен сөйләп күрсәтте. Татар авылларында да тел югалып барамы дигән сорау тумый калмый әлбәттә мондый очрашулардан соң.

Шулай да әле өмет бөтенләй юк түгел, телне, мәдәниятне саклаучылар бар. Новосибирски өлкәсенең Чаны районы Кушкүл авылында андыйлардан ике ханым – мәдәният йорты мөдире Разыя Хәмидуллина һәм мәдәният йорты хезмәткәре Минзифа Ибраһимова.

Бу ханымнар белән әңгәмәне авылда татар теленең торышы турында сөйләшүдән башладык. Мәктәптә татар теле факультатив рәвештә генә укытыла икән. “Балалар татарча сөйләшә, русчаны дәрестә генә искә төшерәләр, укыту рус телендә бит”, ди Разыя белән Минзифа ханымнар.

2008 елда авылда төзекләндерелгән, яңартылган мәдәният йорты ачылган. “Эшләргә мөмкинлекләр бар. Клуб якты, җылы, жиһазландырылган, яхшы аппаратура бар, авыл советы бик ярдәм итә”, ди ханымнар.

Разыя ханым сүзләренә караганда, клубта балалар өчен театр, җыр, бию, оста куллар түгәрәкләре эшли. Нәниләр төркемендә 6-7 бала, ә өлкәнрәкләр төркемендә, 9 яшьтән 15 яшькә кадәр 20-ләп бала шөгыльләнә. “Балаларның клубтан китәселәре дә килми хәзер, көн саен сәгать 4-кә киләләр, 7-дә генә китәләр. Аннан соң өлкәннәр килә, бильярд бүлмәсен ачабыз, дискотекалар үткәрәбез”, Разыя Хәмидуллина.

Клубта “Яшьлек” бию төркеме дә эшли икән. Алар район күләмендә татар бию сәнгатен күрсәтәләр. “Тәрбия эшен дә алып барабыз, авылда бераз тәртипсез берничә яшүсмер бар, без аларны әкренләп мәдәнияткә җәлеп итә башладык. Андыйлардан өч егет хәзер җырлыйлар, барлык чараларда шактый актив катнашалар, үзебезнең уңышыбыз дип саныйбыз моны”, ди Минзифа Ибраһимова.

“Оста куллар” түгәрәгендә балалар балчыктан әйберләр эшләргә өйрәнәләр, курчакларга милли киемнәр тегәләр, ул әйберләр күргәзмәләргә куела. Авыл кешеләреннән борынгы көнкүреш кирәк-яракларын җыю эшен дә башлаганнар Кушкүлдә, киләчәктә музей булдырырга уйлыйлар.

Новосибирски өлкәсендәге Кушкүл авылы халкы эш сөючәннәр. “Мал-туар тотудан башка җәен җиләк-җимеш җыеп, кышын шәл, оек-бияләй бәйләп, аларны сатып көн күрәләр. Балалар да читтә калмый. Үзләренә китап, кием алырга җиләк-тимеш сатып акча табалар, хәтта ата-аналарына бурычларын түләргә дә ярдәм итәләр”, диләр Разыя Хәмидуллина һәм Минзифа Ибраһимова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG