Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Мәскәүдә Тәнзилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге «Газиз» театры Туфан Миңнуллинның «Адашкан мәхәббәт» спектаклен куйды. Тамашага халык зал тутырып килде.

Мәскәүдә алтынчы ел инде «Москва город мира» фестивале кысаларында үзешчән милли театрларның фестивале уза. Быел анда Мәскәүдән генә түгел, Белорусия, Литва республикаларыннан да барлыгы 17 театр катнашкан. Мәскәүдә бүгенге көндә ике үзешчән татар театры эшли. Аның берсе Диләфрүз Дежурова җитәкчелегендәге «Диләфрүз» театры булса, икенчесе Тәнзилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге милли үзәк каршында оешып киткән «Газиз» театры.

Бу театрны оештыручылар «Газиз» исемен заманында милли үзәктә эшләгәп татар театрын оештырган режиссер Газиз Айдарскийны истә тотып куйганнар. “Инде театр үзен яхшы итеп танытса, без бу исемне Газиз дип кенә калдырмый, Айдарский исемен дә өстиячәкбез, әлегә ул кадәр олы исем белән аталырга хакыбыз юк дип саныйбыз”, ди Тәнзилә ханым.

Ә инде 2 апрельдә шыгрым зал тулы тамашачыга күрсәткән, Туфан Миңнуллинның «Адашкан мәхәббәт» сәхнә әсәрен караганнан соң, үзешчәннәр чын артистлар булып өлгергән, дип әйтергә урын бар. Ул көнне тамаша залында утырып торырга түгел, басып торырга да урын калмаган иде.

Спектакльне шулай ук Фестивальне оештыручы комиссия дә карады. Аларның бәяләре әлегә билгеле түгел, ә менә тамашачы фикере белән танышырга була. Әле спектакль башланганчы, милли үзәк каршында эшләгән «Эшче» театры тарихын сөйләп узган Әхмәт Галимов артистларның уенын бик югары бәяләп: “Алар профессиональ дәрәҗәгә күтәрелеп баралар. Әдәби телдә сөйләшә белүләре белән яшьләргә үрнәк булып торалар»”, диде.
Тамашага халык күпләп килде


Төп роль – “Гүзәл”не уйнаган Фирдания туганнары аның уйнавын карар өчен Буа районыннан махсус килгәннәр. Үзешчән артистларның уйнавын бик яратып караганнар. «Әле бит безнең Фирдания эшкә дә йөри, театр уйнарга да вакыт таба», диделәр Буа районныннан килгән туганнары.

Спектакльнең үз рәссамы да, биюләр куючысы да, күлмәкләр тегүчесе дә бар. Ә менә музыканы композитор Сәяр Хәбибуллин язган. Һәм спектакль барышында кабатланучы көй булып данлыклы җыр «Эзләдем бәгырем сине» көе яңгырады.

Мәскәүдә яшәсәләр дә, үзешчән артистлар төрлесе төрле яктан килеп урнашкан бирегә. Кемдер Татарстан, Башкортстан якларыннан, кемдер Оренбурдан. Мәскәүнең үзендә туып үскәннәр дә катнашты спектакльдә. Ә менә спектакльдә «Бабай» ролен уйнаган Марс Гариповның соңгы 51 елда торган урыны Томски шәһәре булган.

«Хәзер инде балаларым артыннан бирегә күчеп килсәм дә, Томски белән араны өзмәдем. Анда архитектура инститтуында укытувымны дәвам итәм. Кайтып килеп йөрим», ди ул.

Һәм бу спектакльдә катнашуын ходайның бер кодрәте, тормышының иң якты көне дип саный. Һәм ул Габудлла Тукайның «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән сүзләрен кабатлады.

Шулай итеп, Мәскәүнең театр сөюче тамашачысы сәхнә әсәрләрен бик аңлап, яратып караганын күрсәтте. Ә инде үзешчәннәр чын артист булып өлгергәнлекләрен исбат итте. «Газиз» театрының бу имтиханы, бәлки, Мәскәү профессиональ театрын оештырып җибәрүдә бер этәргеч булыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG