Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигърият фестивале


Бәләбәйдә 3 апрельдә шигърият фестивале ачылды.

Ул 4 апрельдә тәмамланачак. Анда катнашу өчен Уфадан дистәдән артык язучы китте. Чарада Татарстан һәм Чувашстан шагыйрьләре катнаша.

Чара кысасында дүрт телдә: татар, башкорт, урыс һәм чуваш телләрендә чыккан “Салават күпере” исемле китапны тәкъдим итү, гимназияләрдә һәм Фатих Кәрим укыган педагогия көллиятендә очрашулар, шәһәр мәдәният сараенда гала-концерт була.

Чарада Фатих Кәрим исемендәге премияләр, “Илһам чишмәләре- 2009” җиңүчеләрен котлаулар узачак.
XS
SM
MD
LG