Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта эшсезлек дәрәҗәсе 8.5 процентка җитте


Кушма Штатларда эшсезлек дәрәҗәсе соңгы 25 елдагы иң югары ноктасына күтәрелеп 8.5 процентка җитте.

Хезмәт министрлыгы белдерүенчә, март аенда анда 663 меңләп кеше эшсез калган.

2007 елның декабрендә АКШта рецессия башланганнан бирле барлыгы 5.1 миллион эш урыны ябылды.

Бу Икенче Дөнья сугышыннан соңгы иң зур кимү.

Президент Барак Обама салымнарны һәм хөкүмәт чыгымнарын киметү аша 3.5 миллион эш урынын саклап калырга яки ачарга вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG