Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Обаманың яңа әфган сәясәтен хуплый


Франция президенты Николя Саркози АКШ президенты Барак Обама узган айда тәкъдим иткән Әфганстан сәясәтен хуплавын белдерде.

Саркози җомга Страссбургта НАТОның 2 көнлек саммиты башланыр алдыннан Обама белән аерым очрашты.

Саркози Франция Әфганстанга полиция күнегүләре һәм икътисадый булышлык буларак өстәмә ярдам күрсәтәчәк, әмма өстәмә гаскәр җибәрмәячәк диде.

"Франция өстәмә көчләр җибәрмәячәк, чөнки без анданы хәрбиләребез санын былтыр арттырдык инде", - диде Саркози.

Обама Әфганстанга өстәмә 21 мең АКШ хәрбие җибәрү планын игълан итте һәм шимбә көнне НАТО саммитында яңа әфган стратегиясе турында чыгыш ясаячак.

Җомга Обама Страссбургтан Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашу һәм НАТО саммитында катнашу өчен Германиянең Баден-Баден шәһәренә килде.
XS
SM
MD
LG