Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

Обама дөньяда атом коралларын бетерергә чакыра


АКШ президенты Барак Обама бу якшәмбе 5 апрельдә Прагадагы чыгышында дөньядагы барлык атом коралларын бетерергә чакырачагын белдерде.

Обама моны 5 илгә сәфәренең чираттагы тукталышында, НАТОның 60 еллыгын билгеләү саммитына Страссбургка килгәч әйтте.

"Мин Русия президенты Дмитрий Медведев белән безнең атом коралларыбызны киметү эшен башлау турында бик яхшы очрашу үткәрдем. Аннан соң бу безгә башка илләргә дә, Төньяк Кореяга да атом кораллары ясамагыз дип әйтергә әхлакый нигез бирәчәк диде Обама.

Обама Салкын сугыш тукталса да, атом коралларының таралуы, атом материалларының урлануы Җир шарындагы теләсә кайсы шәһәрнең юк ителүенә китерә ала диде.

XS
SM
MD
LG