Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО илләре җыен үткәрә


28 ил җитәкчеләре Германиядә НАТОның 60 еллыгына багышланган саммитка җыелды. Көн тәртибендә - юбилей, Әфганстан һәм Русия белән мөнәсәбәтләр.

АКШ президенты Барак Обама саммит алдыннан Франция һәм Германия җитәкчеләре белән очрашты. НАТО саммитында Обаманың Әфганстан өчен яңа стратегияне тәкъдим итүе дә көтелә.

Страсбургта үткән матбугат очрашуында АКШ президенты Барак Обама, Франциянең Әфганстандагы вәзгыятне яхшырту тырышлыкларына югары бәя бирде һәм инде булган ресурсларны нәтиҗәле кулланырга чакырды.

АКШ Әфганстандагы гәскәриләр санын хәзерге 38 мең кешедән 55 меңгә кадәр арттырырга уйлый. Ил шулай ук, Әфганстан армиясен әзерләү өчен 4 меңләп хәрби җибәрергә планлаштыра.

Франция президенты күбрәк гаскәр җибәрергә вәгъдә итмәде, әмма илнең Әфганстанда тыныч тормышны кору эшенә һәр яклап ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

АКШ, Франция һәм башка ил вәкилләре Германиянең Кель шәһәрендә башланачак һәм соңыннан Франциянең Страсбург каласында дәвам итәчәк НАТО җыенында катнашырга тиеш. Бу җыенда Әфганстандагы хәлләр белән бергә, Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту мәсьәләсе дә караларыга тиеш. Ике яклы мөнәсәбәтләр үткән елда Русия һәм Грузиянең хәрби низагыннан соң туктатылган иде.

Страсбургта булган матбугат очрашуында НАТО баш секретаре Яаап де Хоп Схеффер, альянс Мәскәү белән сөйләшүләр алып баруны хуп күрә һәм НАТО-Русия Шурасы каршылыкларны уртага салып сөйләшү урыны да инде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG