Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:37

Пхеньян ракетасын әле дә очырмады


Төньяк Корея рәсми хәбәр агентлыгы Пхеньянның тиздән еракара ракета сынавы үткәрәчәген белдерә.

Төньяк Корея апрельнең 4-е белән 8-е арасында Җир иярчене очырачагын игълан иткән иде.

Бүген Япония тышкы эшләр министрлыгы Һирофуми Накасоне

"Без хәтта соңгы мизгелдә Төньяк Корея ракета очырудан тыелып калыр дип өметләнәбез. Шулай да алар очырсалар без моңа әзер булып торырга тиешбез", - диде Һирофуми.

АКШ, Япония һәм Көньяк Корея Пхеньян моның белән Аляскага кадәр барып җитә алачак еракара ракета сынавын яшерергә тырыша дип саный.

Җомга көнне АКШ президенты Барак Обама, әгәр дә Төньяк Корея андый ракета очырса, халыкара җәмәгатьчелек аңа каршы чаралар күрәчәк диде.

Кайберәүләр Пхеньян көчле җил сәбәпле ракета очыруны кичектерергә мәҗбүр булган ди.

XS
SM
MD
LG