Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания премьеры НАТО башлыгы итеп сайланды


НАТО җитәкчеләре бүген Дания премьер-министры Андерс Фог Расмуссенны НАТОның яңа генераль секретаре итеп сайлады.

1 августта НАТОның хәзерге генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер җитәкчелекне Расмуссенга тапшыра.

Баштарак Төркия Расмуссенның бу вазыйфага сайлануына каршы чыккан иде. Европа Берлегенең төп илләре һәм АКШ исә Дания премьерын яклады.

Европа Берлеге Анкараның Расмуссенга каршы чыгуы Төркиянең Берлеккә кушылу омтылышына файдага булмаячак дип кисәтте.

Соңрак Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган АКШ президенты Барак Обаманың ышандыруы сәбәпле Расмуссенның НАТО башлыгы булуын кабул итүен белдерде.
XS
SM
MD
LG