Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан мәчетендә шартлау 22 кешене үтерде


Пакстан полициясе илнең төньягында шыгыйлар мәчетендә бомба шартлап кимендә 22 кешене үтерде, бик күпләрне яралады дип белдерә.

Шартлау башкала Исламабадтан 60 чакрым көньякта Чаквал шәһәрендәге мәчеттә намаз вакытында булган.

Шимбә көнне Пакстанда булган берничә һөҗүмдә 20-дән артык кешенең һәлак булуы хәбәр ителде.

Шуларның берсе Исламабад үзәгендәге ярымхәрби базада булды. Анда интихарчы бомба шартлатып 8 иминлек сакчысын үтерде.
XS
SM
MD
LG