Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Ямадаевны үтертүдә Чечня вице-премьеры гаепләнә


Дубай полициясе башлыгы Чечня премьер-министры урынбасары Адәм Делимхановны Русиянең Чечнәдәге Восток батальонының элекке башлыгы Сулим Ямадаевны үтерергә кушуда гаепләде.

Франц пресс агентлыгы генерал-лейтенант Даһи Хәлфән Тамимның хәбәрчеләргә "Бу гамәл артында чечен Адәм Делимханов тора", - дигән сүзләрен китерә.

Тамим бу үтерүгә бәйле рәвештә бер иранлы һәм бер таҗик сорау алу өчен тоткарланды ди.
Ямадаев узган атнада Дубайда атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG