Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Италиядә зилзиләдән кимендә 90 кеше үлде


Италия рәсмиләре һәм киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, бүген иртән булган җир тетрәүдән кимендә 90 кеше һәлак булган.

Шулай ук дистәләрчә кешенең яралануы, меңнәрчә кешенең йортсыз калуы турында хәбәр ителә.

Тирбәлеш башкала Римнан 100 чакрымлап төньяк-көнчыгышта Казан вакыты белән иртәнге алтынчы яртыда булган.

Таулы Абруццо төбәгендәге Акуила шәһәрендә берничә бина, шул исәптән бер чиркәү манарасы җимерелде.

АКШ геологик күзәтү хезмәте белдерүенчә, тирбәлеш көче 6.3 дәрәҗәдә булган. Италия күзәтүчеләре исә 5.8 дәрәҗәдә булды ди.

Бу фаҗига сәбәпле, Италия премьер-министры Сильвио Берлускони бүген Мәскәү сәфәреннән баш тартты.

XS
SM
MD
LG