Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар моңы”нда Гран-при бирмәделәр


Халыкара телевизион бәйгенең башкарма мөдире Вил Усманов сүзләренчә, иң югары бүләккә лаек башкаручы булмаган. Флүрә Сөләйманова да һәр җырчыга киңәш бар, ди.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, әлеге чара татар моңының барлыгын һәм аның яшәячәген дәлилләгән. Һәм министр бәйгенең алга таба да булачагына өмет баглаган.

Татарстанның халык артисты Флүрә Сөләйманова яшь башкаручыларның телевидениедән булган чыгышларын да карап барган, бәйгене йомгаклау концертының ике көнендә дә булды.

“Катнашкан кешеләрнең яртысы алга таба нәкъ безнеңчә җырларга тиеш, Алла бирса! “Хәзергечә” җырлаганнар ул көйләрне башкармый да инде.

Әйтик, анда берсе шундый матур итеп “Зөбәрҗәт”не җырлады. Икенче берәү шундый матур итеп “Сибелә чәчәкне” башкарды. Менә шундый җырларны җырлый ала торган яшьләр булгач инде ул, моңны башкаручылар бар, бөтенләй юк түгел”, дип киләчәккә өметләр баглый Флүрә Сөләйманова.

Хәния Фәрхи
Гала-концертның беренчесен, 3 апрель концертын Татарстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи дә карады. Икенчесенә дә килгән булыр иде, әмма 5 апрель көнне УНИКС залында аның үзенең Казандагы 6 көнлек концерты башлану сәбәпле, тын алырга кирәк булган, мөгаен. Гомүмән, күренекле җырчы фикеренчә, моң бүгенге эстарадага да ят әйбер түгел.

“Ничек кенә заманча җырлыйм дисәң дә, анда синең татар моңың, бормаларың ярылып ятырга тиеш. Мин үзем шуның өчен тырышам. Заманча оранжировкаларым булса да, җырларым һәм җырлавым халкыбыз бормалары белән үрелгән”, ди Хәния Фәрхи.

“Татар моңы”на килгәндә исә, аның фикеренчә, бу бәйге бүгенге көндә бик кирәк әйбер.

“Татарстаннан читтә яшәгән милләтнең, яшьләрнең үз телләрен онытмыйча сәнгатькә тартылуын бердәмләштерү, күзгә күренмәгән җеп белән бер йодрыкка бәйләү бәйрәме дип кабул иттем мин аны. Әлбәттә, шаккатырырлык ачыш, менә шундый талантыбыз бар икән дип әйтә торган кеше күрмәдем мин”, ди күренекле җырчы.

Вил Усманов
Бу халыкара телевизион бәйгенең башкарма мөдире Вил Усманов та, Гран-прига лаек башкаручы булмады, дип белдерә. Башта исә алар бөтенләй үк куркып калган булган.

“Проектның башында халык җырларын башкаручыларны таба алырбыз микән дигән куркулар да булган иде. Бүгенге көндә бөтенесе җиңел музыка юнәлешендә эшли. Берничә төбәктә булып кайтканнан соң, “Кара урман”, “Гөлҗамал” һәм “Тәфтиләү”ләрне җырлап җибәргән яшьләрне күргәч, күңелләребезгә җылы керде”, дип искә ала Вил Усманов 4 ай элек булган сәфәрләрен.

Шуңа күрә оештыручылар төбәкләрдәгеләрне дә бүләкләү чарасын тапкан. Аерым номинация булдырылган. Төмәннән килгән бертуган Руслан белән Рөстәм Мәмәтовлар I урынга лаек булды. II бүләк Екатеринбурдан Веларик Садыковка бирелде.
Чыгышы белән Кытайдан булган, хәзерге вакытта Казанда укучы Әхмәт Торсынтай һәм Ташкент кызы Галия Хәннәнова III урынга лаек булды. Уфа җырчысы Фидан Бикмурзин да вокал башкаручылар арасында III дәрәҗәдәге премия алды. Дәрәҗәле урыннарның калганнары татарстанлыларда.

Кайберәүләр әйтүенчә, бу беренче бәйге аша Казанның татар моңына игътибары уянуны күреп, киләчәктә төбәкләрдә дә милли байлыкка- моңга кызыксыну артырга мөмкин. Вил Усманов исә, елга бер тапкыр гына уздырыла торган бәйгедән тыш та эш алып барылырга тиеш дигән карашта тора.

“Татарлыгыбыз гаиләдән килә. Татарча сөйләшүләр күбрәк булса, гимназияләрдә балалар саны күбрәк булса, музыка мәктәпләрендә татар музыкасын, безнең классик композиторларыбызның әсәрләре күбрәк укытылса, татар халык җырлары һәм татар фольклоры турында дәресләр барлыкка килеп һәм шул юнәлештә күбрәк эшләсәк, беничә ел эчендә тамырларыбызны ныгытырбыз дип уйлыйм. Бу инде тамырларыбыздан килгән халык җырлары”, ди Вил Усманов.

Гала-концертка бер-ике көн кала Казан дәүләт һуманитар педагогия галиме Миңгол Галиев та кечкенәдән ук моң тәрбиясе биреп үстерү зарур дигән фикер белдергән иде.

Флүрә Сөләйманова
Флүрә Сөләйманова исә, халык җырын башкару үзенчәлекләрен белү бик кирәк дигән фикердә. Моңга кадер белән карарга һәм саклык белән башкару зарур, дигән карашта тора ул.

“Болын көен” Сарман кызы җырлады. Көйнең яртысында гына көйгә эләгә. Бик каты кычкырып җырлый. Ай тавышы көчле аның. Ул көчле тавышның хәзер бер дә кирәге юк бит.

Авторларга игътибар бирмәү бар. Хөснул Вәлиуллинның “Кошлар тынды” дигән җырының радиода язмалары Җәваһирә Сәләхова, Рафаэль Ильясов башкаруында бар. Билгеле җыр ул. Илгиз Закиров кызы авторын татар халык көе дип җырлады.

Җырчыларның һәрберсенә әйтә торган сүзләр бар. Әйтик берәү “Су буйлап” дигән җырны җырлый. “…Идел буларында йөрсәм, әйтер идем Иделгә” дип башкарды. Ике көнне дә җырлады ул аны. “…Идел буйларына барсам” кирәк”, ди Флүрә Сөләйманова.

“Татар моңы” бәйгесе тәмам. Гала-концерт та артта. Инде кайбер фикерләр дә күренә башлады. “Татар моңы” Халыкара телевизион җыр бәйгесенең Гала-концертлары татар моңын дәвам итәрдәй яшьләрнең, талантларның барлыгына дәлил булды”, дип яза “Татар-информ”.
Ә “Интертат” исә, “Оештыручыларның сүзләренә караганда, бәйгедә ике меңгә якын кеше катнашкан. Бу, әлбәттә, бик күп. Ләкин үзегез дә беләсез, тавышы булса да, булмаса да сәхнәгә чыгарга теләүчеләр хәттин ашкан. Булдыра торганнары гына санаулы. Һәр ел яңа бер исем белән җыр фестивальләре уздырып кына моңлыларны табып буламы икән?” дип шик тә белдерә.
XS
SM
MD
LG