Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова парламент сайлавында коммунистлар җиңә


Молдовада якшәмбе көнне үткән парламент сайлавында, президент Владимир Воронин җитәкләгән, хакимияттәге коммунистлар фиркасе, беренче нәтиҗәләргә караганда, 50 процент тавыш җыйган.

Яңа парламент Воронин урынына яңа президент сайларга тиеш булачак. 2001 елдан бирле хакимияттә булган Воронинның өченче мәртәбә президет булып сайлану хокукы юк.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, коммунистлар 101 урынлы парламентта президентны үзләре генә сайлау өчен зарур булган 61 тавышка ия булачак.

3 оппозицион фирка 6 процент киртәсен үтеп парламентка үз вәкилләрен кертә алачак.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы белдерүендә бу сайлау күп кенә халыкара таләпләргә туры китереп оештырылды, әмма административ тыкшынуны бетереп, халык ышанычын арттырып яхшыртасы нәрсәләр әле бар диелә.
XS
SM
MD
LG