Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлаулар 32 кешене үтерде


Гыйрак полициясе белдерүенчә, бүген иртән Багдадның төрле урыннарында бомбалы 6 машина шартлап 32 кешене үтергән, дистәләрчә кешене яралаган.

Багдадның көнчыгышында Садр Шәһәрендәге базардагы шартлаудан кимендә 10 кеше һәлак булды, 28 кеше яраланды.

Икенче бомба Багъдад үзәгендәге бер урамда, эшчеләр эш көтеп утырган урында шартлап 6 кешене үтерде, 16-ны яралады.

Диялә виләятендә бер АКШ хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG