Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: 2009 авыр ел булачак


Премьер-министр Дәүләт Думасы алдында хисап тотты. Күпчелекне үзе җитәкләгән Бердәм Русия депутатлары каршында Путин кыю һәм тыныч иде.

Хөкүмәтнең кризиска каршы программасы турында сөйләп ул, "офыкта яктылык күренә", диде.

"Без икътисадны иң яманнан саклап калдык. Тискәре йогынтысын мөмкин кадәр йомшарттык. Икътисад яшәп кенә калмады, үзенең яңа шартларда тәрәккый итә алуын да күрсәтте", диде Путин

Путин чыгышы сәгатькә якын дәвам итте. Ул хөкүмәткә һәм Үзәк банкка ышаныргы чакырды, хөкүмәтнең бөтен вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтүен һәм кирәк чаралар күрергә әзер торганын белдерде.

"Хөкүмәт чаралар күрергә әзер"

Путин бу сүзләре белән күпләрне ышандырды. Коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов кына сүз алып кайбер министрлар, шул санда финанс министры Алексей Кудрин урыныннан китәргә тиеш, диде.

Путин исә үз хөкүмәтенең кризиска каршы программасын аңлатуын дәвам итте.

"2009 ел авыр ел булачак. Берничә көн элек Думага яңа бюджет өлгесен җибәрдек. Анда безнең хөкүмәтнең кризиска каршы чаралар программасы күрсәтелгән. Без социаль-икътисади сәясәтнең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен аңлыйбыз. Документта та ул чагылган. Кризиска каршы чаралар озын мөддәтле максатлар белән бергә барырга тиеш, бу – программаның нигезе. Максат – үзебезне саклау гына түгел, максат – үзебезгә беренче адым ясау, яңа, нәтиҗәле икътисад булдыру", диде Путин.

Путин үзенең президентлык чорын – икътисади яктан дөрес адымнар ясалган, дип искә алды. Чит илләргә бурыч түләнмәгән булса һәм валюта җыелмаган булса – кризис күпкә яманрак китереп бәрер иде, диде премьер.

Яшь гаиләләргә һәм иминлекне саклаучыларга ярдәм

Яшь гаиләләргә Путин акча вәгъдә итте. Ана капиталын 2009 елда сораган гаиләләр 12 мең суп алып аны теләгәнчә тота алачак. Хәрби көчләргә 2012 елда яңача түләнә башлыячак. "Аеруча куркыныч урыннарда хезмәт иткән, милли иминлек өчен күп эшләгән кешеләргә түләү артачак", диде Путин.

Узган елның нояберендә Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр елына бер Дума алдында хисап тотсын, дип тәкъдим иткән иде. Шуннан соң конституциядәге тиешле канун үзгәртелде һәм мондый чыгышлыр ел саен булачак.

Путинның быелгы чыгышы тыныч узды. Бердәм Русиядән кала калган 4 фирка – Гадел Русия, коммунистлар партиясе һәм Русиянең либерал-демократик фиркасе алдан өчәр сорау язып биргән. Путин үз чыгышында аларга җавап бирде. Өстәмә сораулар да йомшак һәм тыйнак иде.
XS
SM
MD
LG