Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Путин Думада хисап тотты


Русия премьер-министры Владимир Путин Дәүләт Думасында хөкүмәтнең икътисадый кризиска каршы чаралары турында чыгыш ясады.

Путин илдә банклар кризисы куркынычы әле дә дәвам итә, әмма инде кимеде диде.

Ул икътисадны җанландыру өчен 90 миллиард долларлык чаралар илне коткарырга ярдам итәчәк дип ышандырды.

Шул ук вакытта Путин икътисадый кризис аркасында бу ел Русия халкы өчен бик авыр ел булачак дип кисәтте.

Икътисадый кризис әле тәмамланмый диде ул.

Украина газүткәргечләрен яңарту турында Киев белән Европа Берлеге арасындагы килешүгә тукталып Путин Русияне бу сөйләшүләрдә катнаштырмау тискәре нәтиҗә бирәчәк диде.

"Дөньяда Төньяк Агым Көньяк агым кебек проектларның гамәлгә ашуын, Русиянең экспорт мөмкинлекләре күбрәк булуын теләмәүчеләр дә бар. Әмма без бу проектлар икътисадый яктан нигезләнгән, экологик таләпләргә туры килә, дөнья энергия иминлеген ныгытуга хезмәт итә дип ышанабыз. Аларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Русияне дөньякүләм мәсьәләләр, бигрәк тә энергия өлкәсенә караганнары турында карарлар чыгаруда катнаштырмаска тырышу тискәре нәтиҗә бирәчәк", - диде Путин.

XS
SM
MD
LG