Accessibility links

Швецов контрhөҗүмгә күчте


“Уфагуб” сәхифән иганәләүчеләрнең берсе, билгеле хокук яклаучы Николай Швецов Киров районы прокуроры Владимир Сухоруков өстеннән Башкортстан прокуроры Сергей Хуртинга мөрәҗәгать итте.

Аныңча, “Уфагуб” эшен карауда канун бозулар булган. Беренчедән, “Уфагуб” Америка Кушма Штатларының Оризона штатында теркәлгән буларак, аны район мәхкәмәсе карый алмый. Икенчедән, сәхифәне мәгълүмат чарасы дип исәпләгән, аңа керүчеләр бар дөньяда икәнен искә алганда, ул республиканың югары мәхкәмәсендә каралырга тиеш. Өченчедән, Башкортстан прокуратурасының тикшерү бүлеге 2008 елның 8 апрелендә үк сәхифәне экстремистлыкта гаепләп тикшерә башлаган иде.

Канун нигезендә, бер тикшерү барганда, шул ук эш буенча ваграк хокук оешмасы эшне карый алмый. Шуңа өстәп, әле hаман да булса мәхкәмә карары гаепләнүче якка тапшырылмаган hәм ул көченә кермәгән.

Швецов ул карарны сорап та алалмавын белдергән. Ул республика прокурорыннан сәхифәне канун буенча тикшерүне күзәтергә, Киров районы прокурорына канун бозган өчен хезмәт тикшерүе үткәрүне сорый.
XS
SM
MD
LG