Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның үз ислам сәхифәсе эшли башлады


Интернетта рәсми рәвештә Info-islam.ru сәхифәсе эшли башлады. Әлегә хәтле Татарстанның ислам сәхифәсе юк иде.

Интернетта ислам һәм мөселманнар турында сәхифәләр шактый булуга карамастан, аларның күпчелеге йә Мәскәү, йә Түбән Новгородта нигезләнгән. Татарстанда исә берничә ел элек мәгълүмати-аналитик ислам сәхифәсе ачылган иде, әмма ул озак эшли алмады.

Яңа гына рәсми рәвештә ачылган Info-islam.ru сәхифәсенең нәшер итү мөхәррире, Питербурның Европа университетын тәмамлаган Дәнис Гәрәев сүзләренчә, Казанны Русиядәге ислам үзәге, шулай ук өченче башкала дип әйтәләр һәм ул үзен акларга тиеш.

Данис Гәрәев
“Казандагы исламны алганда, аңа үз мәгълүмати агентлыгы җитми иде. Без беренче чиратта Татарстан районнары мөхтәсибәтләре белән эшлибез. Һәм республика мөселманнарына кагылышлы яңалыкны беренче булып бездән генә белергә мөмкин”, ди Гәрәев.

Шул ук вакытта ул дөньядагы, Русиядәге ислам темасы да читтә калмаячагын әйтә.

“Көн саен безнең сәхифәгә күп яңалыклар эленә, шулай ук әңгәмәләр, төрле фикерләр, аналитик мәкаләләр басыла. Моннан тыш медиаресурс ачылды һәм анда видеоязмалар, нәфис һәм документаль проектлар карарга мөмкин”, ди Гәрәев.

Аның сүзләренчә, якын киләчәктә мөселман дөньясының атналык төп вакыйгалары турында тапшыпу эшләү дә күздә тотыла.

Ләкин мөселман дөньясыннан тыш, яңа сәхифә милли проблемаларны яктыртуны да күздә тота.

“Ислам һәм татар халкы алар бер-берсенә нык бәйле. Һәм милли темалар белән кызыксынучы татар мөселманнары сәхифәдән күп яңалык белә алачак”, ди Гәрәев.

Әйтергә кирәк, әлеге сәхифә Казанның “Сөләйман” мәчете каршында татар-рус телендә чыгып килүче “Ислам-инфо” газетасы белән берлектә эшли. Һәм кайбер мәкаләләр татарчадан русчага тәрҗемә ителеп сәхифәгә дә куела икән.

“Бу медиатөркемнең җитәкчесе – Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең хәйрия буенча урынбасары, “Сөләйман” мәчете имамы һәм аның каршындагы сукырлар өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илдар Баязитов”, ди Гәрәев.
Ул киләчәктә сәхифә татарча да эшләргә мөмкин дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG