Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада сайлаудан соң демонстрацияләр үтә


Молдовада якшәмбе үткән парламент сайлавында коммунистларның җиңүенә ризасызлык белдереп бүген башкала Кишинев үзәгенә берничә мең кеше җыелды.

Сайлауда президент Владимир Воронинның Коммунистлар фиркасе 50-ләп процент тавыш җыйды.

Нәтиҗәдә коммунистлар парламентта яңа президентны үзләре генә сайлау өчен җитәрлек тавышка ия булачак.

Вороринның 3-нче мәртәбә президент булып сайлану хокукы юк.

Кимендә 10 меңләп кеше, күпчелеге яшьләр, инде икенче көн рәттән президент сарае янында демонстрациядә катнаша. Алар коммунистларны сайлауда хәрәмләшүдә гаепли.

Кайбер демонтсрациячеләр президент идарәсенә һөҗүм иткән, таш атып тәрәзәләрен ваткан дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG