Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комментар: Төркия аша Обама бар мөселман дөньясына дәшә


Сәфәр программасы бик тыгыз булса да, яңа американ президенты әһәмиятле очрашулар һәм белдерүләр өчен вакыт тапты.

Сәфәре барышында Обама иң беренче эше итеп Ататөрк күмелгән урынга барды. Шуннан соң ул президент Абдуллаһ Гүл белән очрашып, журналистлар алдында чыгыш ясады.

Шул очрашуда Обама геноцид сүзен кулланмады, әмма берүк вакытта әрмән геноцидына карашы үзгәрмәвен дә әйтте. Гүл исә, "бу мәсьәләне чишүне тарихчыларга калдырабыз, гәебебез булса, моны да кабул итәрбез", дип әйтеп, байтак кешене шаккатырды.

Шуннан соң Обама парламент рәисе, оппозициянең өч җитәкчесе белән күреште. Аңа кадәр ул премьер Эрдоганның эш бүлмәсендә булды. Бу адым да рәсми протоколны бик санга сукмый, Төркия белән якынлыкны күрсәтү өчен ясалган бер ишарә иде.

Төштән соң президент Обама Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенең гомум залына килде. Барча депутатлар аны аягүрә алкышлап каршы алды. Дикъкатне залда генераль штаб рәисенең булуы җәлеп итте - ул 2007 елдан бирле, ягъни көрдләрнең Демократик Җәмгыять Партиясе депутатлары парламентка узганнан бирле аның утырышларында катнашмый иде.

Обаманың АКШ президентларыннан беренче булып Төркия парламентында чыгыш ясавы, Обаманың Европа илләре сәфәре программасына да Төркияне аеруча кертүе үзенә күрә кызыклы фаразлар тудырда. Кайберәүләр моңарда Төркиянең әһәмияте артуын күрә.

Обама үзенең чыгышында төрекләрне һәм гомумән ислам илләрен кызыксындырырлык ишарәләр бирде. Анкараны Европа Берлегенә алу мөмкинлеге нык җәлеп итә, Обаманың Прагада да, Анкарада да, "АКШ Төркиянең Европа Берлегенә әгъза булуын яклый" дигәне күпләрнең күңелен күтәрде.

Ул Төркиянең сәяси һәм юридик реформалар ясавын, көрдчә телетапшырулар башлавын уңай бәяләде. Ә инде аның “1915 елда куркыныч вакыйгалар булды, моңа парламентта төрле карашлар булуын беләм. Әмма әрмән һәм төрек җитәкчеләренең бу мәсьәләдә тарихи һәм батыр адымнар ясаганын күрдек. Бергә тынычлыкта яшәү һәр ике як өчен дә файда китерер”, дип, Төркия һәм Әрмәнстан арасында сәяси мөнәсәбәтләр башларга өндәве, илдә генә түгел, аннан читтә дә төрле кызу дебатларга китерәчәк.

Әйтик, Азәрбайҗан президенты Алиев бу мәсьәләгә протест белдереп, шул ук ук көнне Истанбулда дәвам иткән “Цивилизацияләр бердәмлеге” конференциясендә катнашмады.

Обама парламенттагы чыгышында киң Якын Көнчыгыш вәзгыятенә кагылып, американ хәрбиләренең август аенда Гыйрактан кире чигенәчәген, Иранның атом-төш кораллары маҗарасыннан ваз кичәргә тиешлеген, АКШның әл-Каидә яки ПКК кебек террор оешмаларын якламавын һәм, кирәк булса, боларга каршы көч кулланылачагын да белдерде.

Аның бигрәк тә ПКК турындагы сүзләре зур алкыш казанды. Асылда Төркиянең иң җитди проблемасы булып нәкъ менә ПКК һәм аның Төркиядәге байтак көрд тарафыннан да яклануы тора. Төньяк Гыйрактагы көрдләр бәйсезлек казанса, Төркиядәгеләр дә шуны таләп итәчәк дигән курку бик көчле. Обаманың террорга каршы көрәш турындагы сүзләре бу мәсьәләдә Анкараны бераз тынычландырыр.

Обама төрек парламентында ясаган чыгышында АКШның исламга каршы булмавы әйтте, аның АКШта да мөселманнар булуын искә алуы, үз гаиләсендә дә мөселманнар булуын искәртеп китүе аеруча алкышланды. Шушы сүзләр белән ул Америка сәясәтендә мөселманнарга шик-шөбһә белән карау, аларны дошман дип бәяләү чорының уза башлавына ишарә итте.

Кыскасы, Обама үз чыгышында, Төркия ислам илләре арасында экономик көче, стратегик урыны һәм динне дәүләт эшләреннән аерган демократик бер ил булуы белән бергә, АКШка да бу регионда иң якын беректәш булып тора дигән фикерне аңлатырга тырышты.

Бу сәфәрнең һәм аның барышында ясалган чыгышларның соңгы елларда начарая төшкән Вашингтон-Анкара мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясавы ихтимал. Чыгышы тәмамланганнан соң Обаманың премьер Эрдоган белән кочаклашып үбешүе дә ябык ишекләр артында кайбер мәсьәләләрнең чишелгән булуына ишарә итәме, монысын инде киләсе көннәрдә, атналарда күрербез.

Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия


"Азатлык"ның комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG