Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә зилзилә корбаннары 207-гә җитте


Италия премьер-министры Сильвио Берлускони дүшәмбегә каршы төндә Италия үзәгендә булган җир тетрәүдән үлгәннәр санының

207гә җитүен, 15 кешенең әле дә табылмавын белдерде.

Урта гасыр чорында нигезлән Акуила шәһәре тирәсендә 6.2 дәрәҗәдәге чир тетрәү кайбер йортларны тулысынча җимерде.

Дистәләрчә мең кеше йортсыз калган санала.

Хәрабәләр астында исән калганнарны коткару өчен коткаручылар көне-төне эшли.

Берлускони зилзилә булган Абруццо төбәгендә гадәттән тыш вәзгыять игълан итте һәм Русия сәфәреннән баш тартты.
XS
SM
MD
LG